Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие бала төшерүне тыюны хуплап чыкты


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

“Гаилә институтын ныгыту безнең бурыч. Яшьләргә туры юл күрсәтү, аларга традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне җиткерү бик мөһим. Гомерне безгә Аллаһы Тәгалә бирә һәм без аны сакларга тиеш”, ди ул.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәре вакытында бала төшерүне тыюны хуплавын белдерде дип яза Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте сайты.

Мәскәүдә ул Мәскәү һәм Русиянең үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм “Хатын-кызлар тормыш өчен” дигән халыкара иҗтимагый хәрәкәт җитәкчесе Наталья Москвитина белән очрашкан. Әлеге оешма бала төшерүгә каршы көрәшә, традицион гаилә кыйммәтләрен яклый. Очрашу вакытында Москвитина Камил хәзрәтне “Ватандашларның бала төшерүгә каршы мөрәҗәгате”н имзаларга чакырган.

"Камил хәзрәт үзе дә күп балалы әти кеше буларак “Хатын-кызлар тормыш өчен” дигән халыкара иҗтимагый хәрәкәт инициативасын яклавын белдерде", диелә сайтта. “Гаилә институтын ныгыту безнең бурыч. Яшьләргә туры юл күрсәтү, аларга традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне җиткерү бик мөһим. Гомерне безгә Аллаһы Тәгалә бирә һәм без аны сакларга тиеш”, дигән ул.

Моңа кадәр Русия президенты каршындагы балалар хокуклары вәкиле Анна Кузнецова да Мәскәү һәм Бөтенрусия патриархы Кирилның Русиядә бала төшерүне тыю турындагы мөрәҗәгатен хуплаган иде.

Русиянең Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Тәҗетдин белән Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров та бала төшерүгә каршы булуларын белдерде.

XS
SM
MD
LG