Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әкъзам Гобәйдуллинны бүтән рәис итеп сайламауны сораган мөрәҗәгатьне Мәскәү Гобәйдуллиның үзенә төшергән


Әкъзам Гобәйдуллин
Әкъзам Гобәйдуллин

Искәндәр ​​Ясәвиев Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфиловага Дума сайлаулары гадел узмады дип хат җибәргән булган. Үзәк сайлау комиссиясеннән килгән җавап Ясәвиевне шаккатырган.

Петербурдагы Югары икътисад мәктәбенең өлкән фәнни хезмәткәре, “Гадел сайлаулар өчен” коалициясе әгъзасы Искәндәр Ясәвиев Русия Үзәк сайлау комиссиянә Әкъзам Гобәйдуллинны Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп тагын сайламауны сорап язган хатына җавап алган.

Җавапта Ясәвиевнең мөрәҗәгате “карау һәм җавап бирү өчен” Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә җибәрелде диелән.

Бу хакта Ясәвиев үзенең Facebook сәхифәсендә белдерә.

Ясәвиев октябрь башында Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфиловага Дәүләт Думасына сайлау гадел узмады дип хат җибәргән иде. Ул сайлау нәтиҗәләре Казанның төрле бүлгеләрендә бик аерлып тора дип язган. Ясәвиев сүзләренчә, “Гадел сайлаулар өчен” коалициясе әгъзалары комиссиядә утырган бүлгеләрдә “Бердәм Русия” фиркасе 50 процент та тавыш җыя алмаган, ә башка күп бүлгеләрдә фирка нәтиҗәләре 75 проценттан артып китә.

“Шуңа күрә Русия үзәк сайлау комиссиясен Казанда һәм Татарстанда сайлау нәтиҗәләрен тикшерергә һәм Әкъзам Гобәйдуллины Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә рәис итеп яңадан тәкъдим итмәскә чакырам, дип язган Искәндәр Ясәвиев.

Дәүләт Думасына сайлау 18 сентябрьдә узды. Күпчелек тавыш белән "Бердәм Русия" фиркасе җиңде.

XS
SM
MD
LG