Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирәмәл тыюлыгын квадроцикл белән таптаучы 3 мең сум штраф белән котыла


Квадарциклчылар Ирәмәл паркында
Квадарциклчылар Ирәмәл паркында

Казан кешсе Михаил Гомберг һәм аның белән тагын дистәләгән кеше квадроциклларда Башкортстандагы Ирәмәл табигый тыюлыгын нык кына таптаган булса да, 3 мең сум штраф белән котыла.

Казан кешсе Михаил Гомберг Башкортстандагы Ирәмәл табигать паркына зыян салганы өчен административ җаваплылыкка тарттырылган, дип хәбәр итә Башкортстан экология министрлыгы.

Вакыйга 2016 елның 12 июнендә видеокамерага төшереп алынган булган. Михаил Гомберг җитәкчелегендә бертөркем кеше аерым саклана торган табигать тыюлыгына канунсыз рәвештә квадроциклларда үтеп кереп, уникаль табигать объектының экологик, эстетик, мәдәни һәм рекреацион кыйммәте кимүгә китергән диелә. Әмма Гомберг 3 мең сум штраф белән генә котыла.

Квадроциклларда тауга менүне татарстаннар YouTube видеоһостингына элгән. Видеода табигатькә нинди зыян килгәне күренә.

Шул ук көнне квадроциклчылар “Вконтакте” битендә җирле халыкка гафу үтенүләрен белдерде.

Әлеге вакыйгадан соң Башкортстан прокуратурасы Ирәмәл паркына транспортта керүне тыйды.

Парк җитәкчесенә дә табигать ресурсларын саклау кагыйдәләрен бозган өчен административ эш ачылган.

XS
SM
MD
LG