Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Октябрь инкыйлабы вакыйгасын бозып күрсәтүдән якларга җыеналар


Русия коммунистлары Октябрь инкыйлабы көнен бәйрәм итә (архив фотосы)
Русия коммунистлары Октябрь инкыйлабы көнен бәйрәм итә (архив фотосы)

Иминлек шурасы белгечләре Русия тарихындагы мөһим вакыйгаларны бозып күрсәтүдән дәүләт дәрәҗәсендә якларга чакырды.

Русия Иминлек шурасының гыйльми шурасы белгечләре 1917 ел инкыйлабның 100 еллыгын уздыруга әзерлек турында сөйләшеп, әлеге вакыйганы һәм Русия тарихындагы башка чорларны аңлы рәвештә бозып күрсәтүләргә каршы тору кирәклеген белдерде, дип яза “Коммерсант” басмасы.

2012 елда ябылган Тарихны бозып күрсәтүгә каршы комиссия урынына аңа охшаш һәм аның тәҗрибәсен кулланып дәүләт дәрәҗәсендәге бер үзәк оештыру тәкъдим ителгән.

Чарада катнашучылар фикеренчә, соңгы елларда “Русиягә каршы сәясәт алып бару кысаларында чит дәүләтләр һәм халыкара оешмалар тарафыннан максатчан тарихи хәтерне җимерү эше алып барыла”.

Фикер алышуда яклауга мохтаҗ берничә мөһим тарихи вакыйга аталган.

Алар арасында Русия империясенең дәүләт сәясәте, Совет берлегенең дәүләт сәясәте, аның фашизмны җиңүдә роле, Молотов-Риббентроп пакты, СССР һәм ГДР, Маҗарстан, Чехословакиядәге сәяси кризислар кебек вакыйгалар бар.

Октябрь инкыйлабының 100 еллыгы төрле ялганнар язуга сәбәп булырга мөмкин ди шура әгъзалары.

Утырышта катнашучылар Иминлек шурасына килешенгән мәгълүмати сясәт алып барырга, матбугат чараларында, интернетта тарихны бозып күрсәтүләрне эзләп табу ысулларын кертергә тәкъдим итәләр.

Мәскәү дәүләт университеты профессоры Андрей Манойло белдерүенчә, тарихны бозып күрсәтү өчен Көнбатыш тарафыннан оештырылган глобаль систем белән Русия көчле мәгълүмати җавап бирә алырлык “үз системын” оештырып кына көрәшә ала.

Аның сүзләренчә, әлеге системның Көнбатыш илләр белән бер дәрәҗәдә мәгълүмати сугыш алып бара алырлык төп федераль оешмасы булырга тиеш.

XS
SM
MD
LG