Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә өйләрендә үлүчеләр саны арткан


Үлем-китемнең төп сәбәбе дип йөрәк өянәген атыйлар. Белгечләр фаразынча, бу йөрәк-кан тамырлары авыруларын соң дәвалый башлауга һәм авыруларны хастаханәгә салуда проблем килеп тууга бәйле.

Русия төбәкләрендә өйләрендә үлүчеләр саны 2015 елда 2014 ел белән чагыштырганда 5,5 процентка арткан. Бу хакта РБК “Сәламәтлек” (“Здоровье”) фонды мәгълүматларына таянып яза.

Фонд белгечләре Русия сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларны тикшергән.

Үлем-китем хезмәткә яраклы кешеләр арасында арткан. 2014 елда хезмәт яшендә булган 153 мең кеше үлсә, 2015 елда бу күрсәткеч 4,5 процентка арткан.

Үлем-китемнең төп сәбәбе дип йөрәк өянәген атыйлар. Белгечләр фаразынча, бу йөрәк-кан тамырлары авыруларын соң дәвалый башлауга һәм авыруларны хастаханәгә салуда проблем килеп тууга бәйле.

Фонд мәгълүматына караганда, өйдә үлем-китем арту 37 төбәктә күзәтелә. Бигрәк тә Петербурда хәлләр мөшкел. Анда бу күрсәткеч 18 тапкырга арткан. Шулай ук Новгород, Ленинград, Волгоград өлкәләрендә дә кискен арту күзәтелгән.

Ә менә Ямал-Ненец автоном бүлгесендә, Тыва, Бурятия һәм Чечняда өйләрендә үлүчеләр саны кимегән.

Былтыр Сәламәтлек саклау министрлыгы төбәкләрдә үлем-китемнәрне тикшерүнең яңа ысулын керткән. Хәзер мәгълүмат атна саен яңартылып тора. “Төбәкләр моңа кадәр саннарны төрлечә яшереп килгән булырга мөмкин. Чөнки дәүләт аларга йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-китемнәрне киметергә дигән бурыч йөкләгән иде”, ди “Фармацевтик инновацияләр” берләшмәсе җитәкчесе Вадим Кукаев.

Сәламәтлек саклау министрлыгы РБКга белдергәнчә, Русиядә гомумән үлем-китем 2015 елда 0,3 процентка кимегән. Ләкин министрлыкта ничек санаганнарын аңлатмыйлар.

"Сәламәтлек" фондының башка бер хисабында былтыр Русия хастаханәләрендә 41 мең урын бетерелгән, а 2013 елдан башлап – 100 меңнән артык диелгән иде. Бу да өйдә үлүчеләрнең саны артуга сәбәп булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG