Accessibility links

Кайнар хәбәр

Жириновский Мәскәүдәге Ленин проспектына Явыз Иван атамасы бирергә тәкъдим итә


ЛДПР лидеры Владимир Жириновский
ЛДПР лидеры Владимир Жириновский

Һава аланыннан Кремльгә килүче Көнбатыш кунаклары Явыз Иван шоссесыннан барырга һәм аның кемлеген белергә тиеш дип саный ЛДПР лидеры.

ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновский Ленин проспектына Явыз Иван атамасы бирергә тәкъдим итә. “Бу - шаяру түгел. Без Мәскәү мэрына әлеге тәкъдимне җиткерәчәкбез. Чөнки бу безнең бөек патша, аны тулысынча акларга кирәк. Ул идарә иткән чорда Русия империягә әйләнә башлый: ул аны Иделгә кадәр җиткерә һәм Урал аша чыгара”, дигән сәясәтче “Комсомольская правда” радиосына.

Һава аланынан Кремльгә килүче көнбатыш кунаклары Явыз Иван шоссесыннан барырга һәм аның кемлеген белергә тиеш дип саный Жириновский. "Алар Явыз Иван шоссесыннан баруларын белсә, яхшы булыр иде,” ди ЛДПР лидеры.

Ленинны исә Жириновский илне таркатучы дип атый.

“Третьяков галереясендә Явыз Иван үз улын үтерүе сурәтләнгән картинаны алып куярга кирәк. Ул беркемне дә үтермәгән” дип тә белдерә Владимир Жириновский.

Соңгы арада Явыз Иван шәхесенә зур игътибар бирелә башлады.

Орел каласында татарларның Хәтер көненә туры китереп Явыз Иванга һәйкәл ачкан иделәр. Шулай ук "канлы патшаны" яратучы даирәләр Мәскәүдә, Казанда һәм Коломна шәһәрләрендә дә пот куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.

Азатлык уздырган сораштыру Казанның үзендә дә Явыз Иванга һәйкәл куюны хуплаучылар күп булуын күрсәтте.

Әлеге күтәрелешкә каршы булучылар да җитәрлек. Красноярски ягындагы Кански шәһәрендә аңа канлы казык рәвешендә альтернатив һәйкәл куелды. Аның авторы рәссам Владислав Гультяев исә Азатлыкка "Явыз Иван һәм Сталин кебекләргә һәйкәлләр кую репрессияләрне һәм җәзаларны хуплау" дигән иде.

Орелда Явыз Иванга һәйкәл куелуга ике атна узуга, кемнәрдер аның башына капчык кидереп, муенына мыскыллы элмә такта асып куйган иде.

XS
SM
MD
LG