Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активистлары хайваннарны җәберләүчеләргә кырыс җәза таләп итә


"Вәхшилексез Русия" хайваннарны яклау чарасы
"Вәхшилексез Русия" хайваннарны яклау чарасы

Казанда узган "Вәхшилексез Русия" чарасында хайваннарны газаплап үтерүчеләргә җинаять җәзасы - 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү булырга тиеш дип белдерделәр.

5 ноябрь Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге скверына йөздән артык кеше Русиядә хайваннарны җәберләү һәм үтерүгә протест белдереп митингка чыкты. Чарага хосусый приютлары булганнар да, волонтерлар да, өйләрендә эт һәм песи тотучылар да килгән иде. Алар барсы да Хабаровски шәһәрендә булган вәхшилеккә һәм мондый хәлләрнең илнең башка шәһәрләрендә дә булуга, хайваннарга карата рәхимсезлеккә протест белдерде.

Чарага этләре белән килүчеләр дә бар иде
Чарага этләре белән килүчеләр дә бар иде

"Вәхшилексез Русия" чарасы 97 шәһәрдә уза. Казанда хайванарны яклаучылар беренче чиратта Хабаровскидагы хайваннарны җәзалаучыларны җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итә.

Хәзер хайваннарга, алга таба кешеләргә дә шундый ук мөнәсәбәт булачак

Хабаровскида балигъ булмаган кызлар хайваннарны вәхшиләрчә мыскыллауны видеога төшереп социаль челтәрләргә куйган иде. Тикшерү комитеты белдерүенчә, кимендә 15 хайван һәм кош вәхшилек корбаны булган.

Татьяна Борисова, волонтер: "Алар хайваннарны гына түгел, ә хайваннарны яраткан, урамнан алып кайтып үзләрендә тәрбияләгән, приютлар оештырган, ярдәм өчен акчалар җыйган, вакытларын кызганмаган кешеләрне дә күз яшьләренә кадәр мыскыллады. Хәзер алар хайваннарга, алга таба кешеләргә шундый ук мөнәсәбәт булачак", дип белдерде.

"Вәхшилексез Русия" чарасында катнашучылар
"Вәхшилексез Русия" чарасында катнашучылар

Активистлар фикеренчә, хайваннарны җәзалаучыларга җинаять җаваплылыгын ун елга кадәр иректән мәхрүм итүгә җиткерү кирәк. Митингта катнашучылар хайваннар приютларын финанслаудан хөкүмәт тә читтә калмаска, һәр шәһәрдә хайваннарга сыену урыннарын күпләп төзергә тиеш дигән таләп тә куя. Хайваннарның хокукларын яклаучыларны кешеләрнең бәгырьсезлеге – мәчеләрен балконнан ташлау, этләрен куып чыгару очраклары арта төшү борчый.

"Вәхшилексез Русия" чарасына килүчеләр
"Вәхшилексез Русия" чарасына килүчеләр

XS
SM
MD
LG