Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар конгрессы эзәрлекләнгән милләттәшләрен яклау кампаниясен көчәйтә


Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитетының Искешәһәрдә узган утырышы (архив фотосы)
Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитетының Искешәһәрдә узган утырышы (архив фотосы)

5 ноябрь Киевта Кырымтатар халкы бөтендөнья конгрессы башкарма комитетының VI утырышы тәмамланды. Ике көнлек утырышта кырымтатар халкының хәзерге хәле хакында сүз барды.

Утырыша Конгресс рәисе Рефат Чубаров эшләгән эшләре хакында хисап биреп: “Без кырымтатар халкын химая итү, Кырым оккупациясен бетерү буенча төп мәсьәләләрне күтәреп дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итергә тиешбез. Әлбәттә бу мөрәҗәгатьтә югалган, хаксыз кулга алынган кырымтатарлар һәм башка мәсьәләләр дә булачак”, диде.

Утырышта 24 майда Бакчасарай янында полиция киемендәге кешеләр тарафыннан урланган конгрессның идәрә әгъзасы Эрвин Ибрагимовның атасы да катнашты. “Мин кулымнан килгән кадәр бөтен нәрсәне эшләдем, ләкин Эрвинның кая югалуын ачыклый алмадык”, диде.

Идарә утырышының эшенә икенче көне кушылган кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев "Ervin Qayda?" дискуссиясендә катнашып: "Эрвинның урлануы белән бәйле тулы бер картинаны булдыру өчен барлык исбатлауны, шаһитләрнең күргәннәрен, кем нәрсә ишеткәнен бер урынга тупларга кирәк. Тик мондый очракта бу информациядән ниндер файда булыр", диде.

Конгрессның вәкиллекләренә Төркия, Польша, Ромыния, Литва, АКШ, Көнбатыш Европа, Урта Азия һәм башка илләрдә яшәгән кырымтатар диаспорасының кырымтатар халкының сәяси, тарихи, социаль хакларын яңадан торгызу буенча эшчәнлекне көчәйтү, Кырымны азат итү буенча кырымтатарларның Украинада һәм дөньяда иҗтимагый дипломатик институтларның эшчәнлеген координацияләү, җәмәгатьчелекне бу мәсьәлә буенча хәбәрдар итү һәм бу җәмәгатьчелек тарафыннан кырымтатарларны яклауны үстерү вазифасы куелды. Утырышта конгрессның яшьләр канатын көчәйтү, аларның автоном рәвештә координацияләү мәсьәләсе хакында сүз барды. Конгресс рәисенең урынбасары, Кырымның граждан блокадасы лидеры Ленур Ислямов: "Кырымны азат итү, аны химая итү яшьләр җилкәсенә төшәчәк", диде.

Төркиядәге кырымтатар үзәгенең (Kırım Türkleri Kültür ve Yardışma Derneği – Кырым төркләре мәдәни һәм ярдәмләшү үзәге) яшьләр комиссиясенең рәисе Фетхи Куртий Шахин Конгресс каршында яшьләр комитеты төзеләчәген игълан итеп, утырышта бу комитетка Төркия һәм Украинадан кергән кайбер вәкилләрнең исемнәрен игълан итте.

Утырышта шулай ук конгрессның урланган идарә әгъзасы Эрвин Ибрагимовны яклау буенча мөраҗәгатьне имзалап халыкара оешмаларга җибәрергә, дөньякүләм информацион кампанияне февраль аенда башлап 24 майга хәтле бер миллион имза туплау карары алынды.

Конгрессның идәрә утырышында Кырым, Литва, Төркия, АКШ, Польша, Румыния, Көнбатыш Европа ильлләреннән кырымтатар вәкилләре катнашты.

Төркиядә узган II конгресста сайланган идарә әгъзалары кырымтатар диаспорасы яшәгән урыннарда - Ромыния, Украина (ике тапкыр), Вильнюс, Искешәһәрдә (29-31 июль 2016) күчмә утырышларыны үткәрәп киләләр. Русия мәхкәмәсе Мәҗлесне тыйганнан соң аның кайбер вазифаларын Конгресс үз өстенә ала башлады. Шулай ук Конгрессның делегатлары булып бер төркем Мәҗлес әгъзалары сайланганы аларга Конгресста катнашканнары, алынган карарлар өчен формаль яктан җәзалау янамаска тиеш кебек.

XS
SM
MD
LG