Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Әлмәт колониясендә үлгән тоткын эше нигезендә Русиядән аңлатма сораган


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Әлмәтнең 8нче санлы колониясендә каты авырудан вафат булган тоткын Вячеслав Павлов тормыш иптәшенең шикаяте нигезендә Русиядән аңлатмалар сораган һәм ике якка да аңлашу килешүе төзергә тәкъдим иткән. Килешү бәясе - 40 мең евро.

“Зона права” хокук яклау оешмасы хәбәр иткәнчә, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия хөкүмәтенә әлеге эш нигезендә берничә сорау биргән. Русия җитәкчелегеннән Павловка ачылган бөтен медицина документларын күрсәтүне таләп иткәннәр.

Моннан тыш мәхкәмә ике якка да аңлашу килешүе төзергә тәкъдим иткән. Әлеге килешүгә ярашлы Павловның тормыш иптәшенә Русия хөкүмәте мораль зыян компенсациясе буларак 40 мең евро түләргә тиеш.

Ике якның да җавабы Европа мәхкәмәсенә 2016 елның 16 декабренә кадәр җибәрелергә тиеш.

Вячеслав Павлов төрмәдә утырганда каты авырган булган, шул исәптән С гепатиты да эләктергән.

2014 елның гыйнварында ирнең хәле кинәт авырая. Аны төрле хастаханәләргә салып карыйлар. Бер айдан ул үлә. Мәхкәмә экспертизасы белгечләре табиблар авыруга кирәкле ярдәм күрсәтмәгәннәр дип ачыклый.

Ләкин Павлов үлеменә карата ачылган җинаять эше ябыла, ә тол хатынның шикаятен мәхкәмә кире кага.

XS
SM
MD
LG