Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон үз тарафдарларын Трампны киләчәк президент итеп танырга чакырды


Һиллари Клинтон
Һиллари Клинтон

АКШтагы президент сайлауда җиңелгән демократ намзәт Һиллари Клинтон Нью-Йоркта җыелган тарафдарлары алдында чыгыш ясады.

Клинтон сайлауда җиңеп чыккан республикан Дональд Трамны котлаганлыгын һәм ил өчен бергәләп эшләргә тәкъдим иткәнлеген белдерде. “Ул барлык американнар өчен дә уңышлы президент булыр дип өметләнәм. Бу без теләгән яки без булдыру өчен бик нык тырышкан нәтиҗә түгел, безнең уртак кыйммәтләребезне һәм илебезнең киләчәгенә карашларыбызны яклап бу сайлауда җиңмәвебез кызганыч”, диде Клинтон.

Ул бу җиңелүне бик авыр кичерүен, башка көрәштәшләренең дә хисләрен аңлавын белдерде, бу хиснең озакка сузылачагын, әмма аны хәтерләргә кирәклеген әйтте.

"Илебез без уйлаганнан ныграк бүленгән булуын күрдек. Әмма мин һаман да Америкага ышанам һәм һәрвакыт ышаначакмын. Әгәр сез дә шундый хисләр кичерәсез икән, без шушы нәтиҗәләрне кабул итәргә һәм киләчәккә карап эш итәргә тиеш", диде Клинтон.

Ул Дональд Трамны киләчәк президент итеп танырга, аңа ачык күңел белән карарга чакырды һәм конституцион демократиядә хакимиятнең тыныч юл белән алышынырга тиешлеген искә төшерде.

Сайлауда Дональд Трамп 289 сайлаучы вәкил, Клинтон 218 сайлаучы вәкил җыйды.

Тарафдарлары аның чыгышы сайлау нәтиҗәләре игълан ителү белән үк булыр дип көткән иде, әмма Клинтон икенче көнне генә чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG