Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушма Штатларда Трамп җиңүенә каршы урам җыеннары узды


Нью-Йоркта каршылык чарасы
Нью-Йоркта каршылык чарасы

Демократлар намзәте Һиллари Клинтон һәм АКШ президенты Барак Обаманың Трамп җиңүен танырга кирәк дип чакырулары да каршылык чарасына чыгучыларны туктата алмаган.

Республикан Дональд Трамп АКШ президенты булып сайлангач чәршәмбе кич илнең берничә штатында каршылык чаралары узган.

Берничә мең демонстрант Нью-Йорк, Чикаго, Лос-Анджелес, Филадельфия һәм башка шәһәрләрдә Дональд Трампның хатын-кызларга карата әйткән тупас сүзләре һәм мигрантларга карашына тискәре мөнәсәбәтен белдерү өчен урамнарга чыккан.

Нью-Йоркта каршылык маршы 5нче Авеню буйлап Дональд Трампның сайлау алды штабы урнашкан Trump Tower бинасына кадәр барган.

Вашингтонда каршылык чарасында катнашучылар башта Ак йорт янында җыелган, аннары Трамп ширкәте берничә көн элек кенә ачкан кунакханә янына юнәлгән.

The Washington Post гәзите язуынча, каршылык чаралары демократ Һиллари Клинтон күпчелек тавыш җыйган шәһәрләрдә узган.

Демократлар намзәте Һилари Клинтон һәм АКШ президенты Барак Обаманың Трамп җиңүен танырга кирәк дип чакырулары да каршылык чарасына чыгучыларны туктата алмаган.

XS
SM
MD
LG