Accessibility links

Кайнар хәбәр

Могерини: Европа берлеге Русиягә карата фикерен үзгәртергә җыенмый


Федерика Могерини
Федерика Могерини

Башка илләр Русиягә карата үз фикерләрен үзгәрткән очракта да, Европа берлегенең фикере үзгәрешсез калачак, дип белдерә Европа берлегенең тышкы сәясәт вәкиле Федерика Могерини.

Әлеге белдерүне ул Европа берлегенең тышкы эшләр министрлары белән уздырылган кичке аштан соң ясады. Очрашуда шулай ук АКШ президентын сайлау нәтиҗәләре турында да сүз барган.

Могерини әйтүенчә, Европа берлегенең Кырымны аннексияләүгә һәм Украинадагы хәлләргә карата үз принципиаль фикере бар. “Һәм ул башка илләрнең сәясәтләрендә мөмкин булган үзгәрешләргә карап үзгәрмәячәк”, ди ул.

Могерини сүзләренчә, шул ук вакытта Русия белән Европа берлеге арасындагы мөнәсәбәтләр “ак яки кара” гына түгел. Русия белән терроризмга каршы көрәш, Иранның атом програмы, Якын Көнчыгыштагы низаг мәсьәләләрендә уңышлы фикер алышулар бара, ди Могерини.

Узган атнада Reuters Европа берлеге Русиягә карата кертелгән чикләүләрне декабрь аенда озайтуны планлаштыра дип язган иде. Агентлык язуынча, дипломатлар АКШ президенты итеп Дональд Трамп сайлангач, санкцияләрне озайту авырлашырга мөмкин дип шикләнә.

9 ноябрьдә Еворпа берлеге Русия думасына Кырым һәм Акъярдан сайланган биш депутатны чикләүләр исемлегенә кертү турында игълан итте. Хәзер ул исемлектә 157 кеше бар.

XS
SM
MD
LG