Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Башнефтьне сатканда ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланды


Алексей Улюкаев Басман мәхкәмәсенә китерелә. 15 ноябрь 2016
Алексей Улюкаев Басман мәхкәмәсенә китерелә. 15 ноябрь 2016

Русия Тикшерү комитеты мәгълүматына караганда, 14 ноябрь көнне Улюкаев Роснефть ширкәтеннән 2 миллион доллар күләмендә ришвәт алган. Бу сумманы ширкәт министрлыкның уңай бәяләмәсе өчен түләгән.

Русиянең икүтисади үсеш министры Алексей Улюкаевка карата җинаять эше кузгатылган. Русия тикшерү комитетының 15 ноябрьгә каршы төндә таратылган хәбәренә караганда, җинаять эше ФСБ һәм аеруча әһәмиятле эшләрне тикшерү идарәсе башкарган тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп башланган.

Тикшерү комитеты мәгълүматына караганда, 14 ноябрьдә Улюкаев Роснефть ширкәтеннән 2 миллион доллар күләмендә ришвәт алган. Бу сумманы ширкәт министрлыкның уңай бәяләмәсе өчен түләгән.

Тикшерү комитетында белдерүләренчә, Улюкаев ришвәтне Роснефть вәкилләрен куркытып сораган. Тикшерү комитеты сүзчесе Светлана Петренко әлеге мәгълүмат Улюкаевның телефоннан сөйләшүләрен тыңлаганнан соң ачыкланды һәм җинаять эше материалларына теркәлде, дип сөйли. Петренко куркытуның нидән гыйбәрәт булуы турында ачыклык кертми.

Министр хәзер сак астында һәм аңа карата тикшерү эшләре алып барыла. Якын арада аңа гаепләү белдереләчәк.

Тикшерү комитеты вәкиле Светлана Петренко ТАССка белдерүенчә, Башнефть хиссәләрен сату килешүе канунга ярашлы башкарылган. Бу нисбәттән Тикшерү комитетының сораулары юк. Сүз бары тик ришвәтчелек турында гына бара.

“Роснефть” берничә атна элек “Башнефть” хиссәләренең 50,08 процентын 330 млрд сумга сатып алды. Бәйге узыдырылып тормады.

Башнефть дәүләт пакетына дәгъва кылучы ширкәтләр арасында ЛУКОЙЛ, "Энергия" фонды һәм башка эре нефть ширкәтләреннән тыш Татнефть тә бар иде.

Путин һәм Улюкаев. Истанбул, 10 октябрь 2016
Путин һәм Улюкаев. Истанбул, 10 октябрь 2016

Путин даирәсе вәкиле

Алексей Улюкаев – Путин даирәсе вәкиле. 1990нчы еллларда Егор Гайдар такымына кергән. 2000 елларда Русия финанс министры Алексей Кудринның урынбасары булды, Үзәк банкта эшләде. Соңгы елларда Русиянең икътисади үсеш министры иде.

Аның әтисе – Вәли Хөсәен улы Улюкаев икътисад фәннәре кандидаты, профессор.

Моңа кадәр Алексей Улюкаев исеме Панама документлары дип аталган эш нигезендә дә фаш ителгән иде.

Панама документларына караганда, 2004-2009 елларда Британ Вирджин утрауларында теркәлгән Ronnieville Ltd ширкәтенең хуҗасы һәм җитәкчесе булып ул чактагы Үзәк банк рәисенең беренче урынбасары Алексей Улюкаевның улы Дмитрий торган. Канун нигезендә Дмитрий Улюкаевка чит илдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү тыелмаса да, ул чакта 21 яшьтә генә булган егетнең әле андый мөмкинлекләре булмаган дигән шик бар.

Улюкаевны тоткарлау соңгы вакытларда шау-шу тараткан “ришвәт эшләре” нең иң зурысыдыр мөгаен. Быел җәй 400 мең евро күләмендә ришвәт алган өчен Киров өлкәсе һубернаторы Никита Белых тоткарланды. Сентябрьдә Русия эчке эшләр министрлыгы полковнигы Дмитрий Захарченкода 9 миллиард сум табылуы зур җәнҗал куптарган иде.

XS
SM
MD
LG