Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядәге гамәлләр өчен АКШ Русиягә яңа чикләүләр кертмәкче


Хәлебтә һөҗүм астында калган "ашыгыч ярдәм" машинасы, 15 ноябрь, 2016 ел
Хәлебтә һөҗүм астында калган "ашыгыч ярдәм" машинасы, 15 ноябрь, 2016 ел

Моңа кадәр Барак Обама даирәсе әлеге канун өлгесенә каршы чыгып килде. Канун хәлләрне тагын да катлауландырыр дип шикләнелде.

АКШ Конгрессының вәкилләр пулаты Сүрия хакимияте белән хезмәттәшлек итүче дәүләтләр һәм ширкәтләргә каршы санкцияләр кертү турындагы канун өлгесен күпчелек тавыш белән хуплады.

Вәкилләр пулатының тышкы сәясәт комитеты рәисе Эд Ройс аңлатуынча, канун өлгесендә язылганнар бигрәк тә Русия һәм Иранга кагыла. Хәтта БМО да андагы вакыйгаларны тарихи дәрәҗәдә җинаять дип атый, ди Ройс.

Тәкъдим ителгән чикләүләр Сүрия хөкүмәтен финанслаучы, Сүрияне юлчы һәм йөк очкычлары белән тәэмин итүче, шулай ук энергетика, транспорт, телекоммуникация өлкәләре белән бәйле ширкәтләргә юнәлтеләчәк.

Халыкара сөйләшүләр уңышлы булып чыккан очракта, әгәр тыныч халыкка карата һөҗүмнәр туктатылса, санкцияләр дә алыначак, диелә канун өлгесендә.

Барак Обама даирәсе моңа кадәр әлеге канунга каршы чыгып килде. Канун АКШ белән Русия алып барган сөйләшүләрне өзәр, яңа чикләүләр Иранда канәгатьсезлек уятыр, атөм програмын яңадан карый башларга сәбәп булыр дип курыктылар.

Шул ук вакытта сишәмбе Дәүләт департаменты Сүриядә Русия һәм Сүрия һава көчләренең һөҗүмнәрен катгый хөкем итте. Соңгы мәгълүматларга караганда, биш хастаханә һәм күчмә клиникага һөҗүмнәр оештырылган.

Шушы көннәрдә АКШ финанслар министрлыгы Русия аннексияләгән Кырымда Дәүләт Думасына сайланган алты депутатка карата чикләүләр керткән иде.

XS
SM
MD
LG