Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциянең элекке президенты Николя Саркози сәясәттән китә


Франциянең элекке президенты Николя Саркози
Франциянең элекке президенты Николя Саркози

Франциянең элекке президенты Николя Саркози урта уң көчләрнең праймеризында җиңелгәннән соң президентлык көрәшеннән баш тартуын һәм сәясәттән китүен белдерә.

20 ноябрьдәге праймеризда Саркози өчен сайлаучыларның 23 проценты тавыш биргән. Франсуа Фийон белән Аллен Жюппе 43 һәм 27 процент җыеп икенче турга чыкты.

Праймеризның 27 ноябрьдә булачак икенче турында Саркози Фийонга теләктәшлек белдерергә чакыра.

Франсуа Фийон Саркози президент булган елларда премьер-министр вазифасын үти иде. Ул Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне яхшырту яклы һәм Русиядән чикләүләрне алырга, Сүрия мәсьәләсендә хезмәттәшлек итә башларга әзерлеге турында сөйли.

Аллен Жюппе Мински килешүләрен тулысынча үтәргә чакыра, Кырым аннексиясен танымый һәм Хәлебтәге һөҗүмнәрне “сугыш җинаяте” дип саный.

Франциядә президент сайлау 2017 елның 23 апреленә билгеләнгән. Саркози президентлыкка намзәт булу теләген быел августта белдерде. Ул качаклар турындагы кануннарны кырыслатырга вәгъдә бирде.

Урта уң көчләрнең праймеризында җиңгән намзәт киләсе елның маенда президент сайлауның икенче турында үтә уң "Милли фронт" фиркасе җитәкчесе Марин Ле Пен белән көрәшер дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG