2016 ел башыннан 50дән артык русияле Украинадан качак статусы бирүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Украина миграция хезмәте мәгълүматларына таянып “Доступ к правде” интернет басмасы хәбәр итә. 2015 елда Украинада качак статусын 86, 2014 елда 130 русияле сораган диелә.
Украинада сыену хокукы сораучылар арасында русияле оппозиция вәкиле актвист Владимир Ионов та бар. Аны “Урам җыеннары уздыру кагыйдәләрен бозу”да гаеплиләр. Әлеге маддә нигезендә тагын бер гаепләнүче Ирина Калмыкова май уртасында Литвада сәяси сыену хокукы алган иде.
Августта Украинада качак статусы бирүне сорап активист Роман Рословцев мәрәҗәгать итте. Ул Русия президенты Владимир Путин битлеге киеп Мәскәүдә Кызыл мәйданда пикет оештырганда берничә тапкыр тоткарланган иде.