Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Марат Хөснуллиннан элегрәк тә, хәзер дә бернинди реакция булмады"


Марат Хөснуллин
Марат Хөснуллин

"Трансперенси Интернейшнл" оешмасының Русиядәге бүлеге башлыгы урынбасары Илья Шуманов Татарстаннан чыккан түрә Марат Хөснуллинның республикада министр булган чагындагы офшор ширкәте, Мәскәүдә вице-мэр чорындагы бәйләнешләре, соңгы хисапка кермәгән мәгълүматлар, исемнәр турында сөйләде, тикшерү артында кемнең торуын да әйтте.

Коррупциягә каршы тишкерүләр алып баручы "Трансперенси Интернейшнл – Русия" (Transparency International - Russia) оешмасы Татарстанның элекке төзелеш министры, ә хәзер Мәскәү мэрының төзелеш мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары булып эшләүче Марат Хөснуллинның гамәлләрен тикшерүне сорап прокуратурага мөрәҗәгать итте. Аны Татарстан бюджетыннан зур акчалар алып яткан офшордагы һәм Британиядәге ширкәтләр белән бәйле булуда гаеплиләр.

Шулай ук Сергей Магнитскийның Русия төрмәсендә үлүеннән соң зур шау-шу күтәргән "Hermitage Capital Management" ширкәте Британиядә Хөснуллинга бәйле ширкәтнең акча юуда гаепле булу-булмавын тикшерүне сорап британ полициясенең җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсенә мөрәҗәгать юллаган.

Хисапта язылганча, Лондонда теркәлгән 2005-2010 елларда AVERDO PROPERTY MANAGEMENT LIMITED ширкәтенең җитәкчесе министрның әнисе Роза Хөснуллина булган. 2010 елда Хөснуллинның Татарстаннан Мәскәүгә күчүенә өч ай кала Роза Хөснуллина ширкәт башлыгы урыныннан китеп аны Эндрю Морей Стюартка тапшырган диелә. Ә шул ук Эндрю Морей Стюарт Магнитский фаш иткән акча юу ширкәтләренең дә җитәкчесе һәм хуҗасы булган.

19 ноябрдә "Трансперенси Интернейшнл" "Татар-британ гамбиты" дигән хисап чыгарды. Анда Марат Хөснуллинның Татарстан төзелеш, торак-коммунал хуҗалык һәм архитектура министры булып эшләгән вакытта республикадагы зур дәүләт килешүләрен, төрле ширкәтләр аша, үз әнисенең офшор һәм Британиядә теркәлгән ширкәтләренә биреп баруы турында мәгълүматлар китерелә.

"Татстрой" Танеко корылышын төзүдә катнашкан
"Татстрой" Танеко корылышын төзүдә катнашкан

Хисапта "Татстрой", "Водоканалсервис", "Татсельжилкомхоз" оешмалары телгә алына. Алар барысы да заманында дәүләтнеке булган, соңыннан хосусыйлаштырылган, аларның хиссәләре ахыр чиктә Мәскәүдәге "Авердикс" ачык акционерлык җәмгыяте милкенә әверелгән.

"Трансперенси Интернейшнл" мәгълүматларына караганда, "Авердикс"ның хуҗалары Лондондагы AVERDO PROPERTY MANAGEMENT LIMITED (51%) һәм Британиянең Виргин утравында теркәлгән AVERDIX BUSINESS CORP (49%) офшор ширкәтләре булган.

Бухгалтерия документларын карап чыкканнан соң, "Трансперенси Интернейшнл" Мәскәүдәге "Авердикс" хиссәләренең ахыр чиктә тулысынча офшордагы AVERDIX BUSINESS CORP кулында булуын ачыклый.

AVERDIX BUSINESS CORP хуҗасы Джесси Грант Һестер да шулай ук мәшһүр кеше булып чыкты.

Аның турында, ул Гыйракның элекке президенты Сәддам Хөсәен белән бәйле булган һәм БМОның нефтькә алмашка азык бирү програмын тормышка ашырганда кырын эшләр башкарган дип язалар.

Менә шундый ширкәтләр белән бәйләнгән "Авердикс" 2011 елда эшен туктата.

Тикшерүдә күрсәтелгәнчә, Хөснуллин министрлыкны җитәкләгән вакытта "Татстрой" Татарстанда төзелеш өлкәсендәге төп дәүләт килешүләрен ала торган оешма булган. Хөснуллин дәүләт вәкиле буларак "Татстрой"ның идарәчеләр шурасына да кергән.

Мәскәү вице-мэры Марат Хөснуллин 13 ноябьдә Мәскәүдә татар яшьләре белән очрашуда уңышка ирешү серләре белән уртаклашкан иде
Мәскәү вице-мэры Марат Хөснуллин 13 ноябьдә Мәскәүдә татар яшьләре белән очрашуда уңышка ирешү серләре белән уртаклашкан иде

2008 елда Хөснуллин ул вакыттагы президент Миңтимер Шәймиевне социаль ипотека төзелешләре килешүләрен үзгәртергә күндерә алган. Нәтиҗәдә "Татстрой" әлеге програм кысаларында 100 мең дүрткел метрлы төзелеш килешүе алган диелә "Трансперенси Интернейшнл" хисабында. "Татстрой" Универсиада корылмаларын, "Танеко" нефть эшкәртү корылмасын, "Химград" технопаркын, Казан һәм Осиново авылында торак йортлар төзүдә дә күп катнашкан.

Шулай ук "Авердикс" оешмасына караган "Водоканалсервис" ширкәте исә республикада су һәм җылылык белән тәэмин итүче төп ширкәткә әверелгән.

2006 елда гына да әлеге ширкәткә Татарстан казнасыннан 172,9 миллион сумлык инвестиция кертелгән, 2008 елда Марат Хөснуллин кулы астында булган "Главинвестстрой РТ" дәүләт оешмасыннан Ореховка-2 авылында инженер челтәрләр төзү өчен Водоканалсервиска 485,9 миллион сум кучерелгән булган.

"Авердикс" ширкәте кулында булган тагын бер ширкәт "Татсельжилкомхоз" ширкәте дә дәүләт казнасыннан шактый акчалар алган. Төзелеш министрлыгы әлеге ширкәтне 2006-2008 елларга каралган "Татарстанда эчәр су" дәүләт програмы чараларын башкаручы итеп билгеләгән һәм аңа 4,2 миллиард сум күчергән.

2010 елда Марат Хөснуллин Мәскәүдәге эшкә күчкәннән соң әлеге ширкәтләр дәүләт килешүләрен ала алмый башлаган һәм кайберләре соңрак бөтенләй ябылырга мәҗбүр булган.

"Татарстан җитәкчелеге Хөснуллинга бәйле ширкәтләр турында белмәгән булырга да мөмкин"

Азатлык Казан журналисты Элеонора Рылова белән берлектә, "Трансперенси Интернейшнл"ның Русия бүлеге башлыгы урынбасары Илья Шуманов белән сөйләште һәм оешманың хисабына кермәгән мәгълүматлар турында сорады.

–​ Мондый әйберләр килеп чыккач, бөтен кеше бу тикшерү артында кемнең торуын ачыкларга тырыша. Ни өчен сез бу темага алындыгыз?

– Безгә, "Трансперенси Интернейшнл-Русия" оешмасына Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә коррупция очратучылар даими мөрәҗәгать итә. Ярты ел элек безгә Дубки паркын коткару өчен тырышып йөрүче инициатив төркем килде.

Паркның бер урынында "На Ивановской" дигән торак комплексы төзелә. Аңа каршы чыгучылар бу очракта коррупция булу ихтималы турында белдереп безнең игътибарны җәлеп итте. Шуннан соң без үзебезнең тикшерүебезне башлап җибәрдек һәм нәтиҗәдә "Хөснуллин миньоннары" дигән хисап бастырдык.

Анда Мәскәү вице-мэры Хөснуллинның, аның киңәшчесе, туганнан туганы Илдус Миңнехановның һәм паркта төзелеш алып баручы ширкәтләрнең бәйләнеше турында сүз барган иде. Аннан соң Дубки паркын яклаучылар, аның белән генә чикләнмичә, тикшерүне дәвам итүне таләп итә башлады һәм Хөснуллин Татарстанда төзелеш министры булган чорларга алып баручы бәйләнешләр барлыгын ачыклады.

Без, барлык мәгълүматларны карап чыкканнан соң, аларның җәмгыять өчен мөһим икәнен аңладык. Бу мәгълүматлар Хөснуллинның якын туганнарының яки аның тирәсендәге кешеләрнең Татарстанның элекке министры кулы астында булган бизнес-проектларда ни рәвешле катнашуын күрсәтә.

–​ Нинди чыганаклар кулландыгыз? Татарстанга бардыгызмы?

– Казанга "Дождь" телеканалы хәбәрчеләре барды. Алар Казанда, Чистайда бу хәлләргә катнашы булган төп шәхесләр белән очрашты, Роза Хөснуллина белән сөйләшергә тырышып карады. Очрашуларның бер өлеше барып чыкмады, чөнки килешеп куйган кешеләр сөйләшергә теләмәде. Әмма беренче чиратта без документларга таянырга тырыштык. Руссия, чит ил реестрлары, дәүләт өчен хезмәт күрсәтү, әйбер сатып алу реестрлары, юридик затлар турында федераль реестр, Русия һәм Татарстан хисап пулатлары мәгълүматлары, түрәләр һәм вазифадагы кешеләрнең рәсми белдерүләре файдаланылды. Бу бик зур эшне эшләргә ай ярым вакытыбыз китте.

–​ Сезнеңчә, Татарстан җитәкчелеге Хөснуллинга бәйле ширкәтләр булуы турында белгәнме?

Республика җитәкчелеге бу турыда белми калган булырга да мөмкин

– Әлеге ширкәтләр белән башка дәүләтләр җирлегендә катлаулы идарә итү системы кулланганга күрә, республика җитәкчелеге алар турында белми калган булырга да мөмкин.

–​ Сезнең тикшерүдән Роза Хөснуллина ике илнең –​ Русия һәм Британиянең ватандашы булган дигән нәтиҗә чыга, бу дөресме?

– Без моны ассызыкламыйбыз, әмма Бритианиянең юридик затлар реестрында ул Британия ватандашы дип күрсәтелә. Русия ватандашлары бу очракта, гадәттә, Русия ватандашлыгын да хәбәр итә, әмма бу юлы ул хакта язылмаган иде.

–​ Ул вакытта аңа 67 яшь булган. Аңа Британия ватандашлыгы алу җиңел булды микән?

– Британиядә "инвестиция визасы"н алу тәртибе бар, күрәсең монда "алтын виза" алынган. Аның өчен хәзерге вакытта бер миллион фунт кертергә кирәк, ул вакытта бу сан 400 мең фунт булган, хаталанудан куркам, йөзләрчә мең фунт дип әйтсәк, ялгышмабыз.

–​ Марат Хөснуллинның үзеннән комментар алырга тырыштыгызмы?

– Безнең оешманың вазифасы – проблемның булуын мөмкин кадәр күп кешегә күрсәтү. "Дождь" телеканалы хәбәрчеләре Хөснуллинның матбугат хезмәте белән элемтәгә кереп карады, җавап булмады. Без Дубки паркына карата мәгълүмат чыгарганда да аның тарафыннан бернинди реакция булмаган иде.

Чыганак: Idel.Реалии

XS
SM
MD
LG