Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes "Татнефть" башлыгын Русиядәге "иң кыйммәтле" 25 җитәкче исемлегенә керткән


Наил Маганов
Наил Маганов

"Татнефь" ширкәте җитәкчесе Наил Маганов Forbes журналының Русиядә иң күп хезмәт хакы алучы 25 җитәкче исемлегенә кергән. Маганов әлеге исемлектә 16нчы урында. Басма аналитиклары 2015 ел өчен аңа түләнгән акчаларны 3,6 миллион доллар дип исәпли.

Беренче урында быел "Газпром" җитәкчесе Алексей Миллер тора. Аңа түләнгән акчалар 17,7 млн доллар белән исәпләнә. "Роснефть" ширкәте президенты Игорь Сечин икенче урында (13 млн доллар). Былтыр алар 27 млн доллар һәм 17,5 млн доллар казанган.

Рейтингка кертелгән җитәкчеләргә акчалата түләү күләме бер ел эчендә 1,5 тапкыр кимегән диелә. Исемлектән “Мәскәү банкы” җитәкчесе Михаил Кузовлев, Русия тимер юллары ширкәтенең элеккеге башлыгы Владимир Якунин, "Еврохим" җитәкчесе Дмитрий Стрежнев, "Русгидро"ның элекке җитәчесе Евгений Дод, "Башнефть"нең элекке җитәчесе Александр Корсик һәм "Мегафон"ның элекке җитәкчесе Иван Таврин быел төшеп калган.

Акчалата түләүләргә кыска вакытлы түләүләр дә (хезмәт хакы, премияләр), озын вакытлылары да (хиссәләр нигезендә түләүләр) һәм ширкәтнең башка бүлендек оешмаларында җитәкчеләр шураларында катнашудан алган түләүләр дә кертелегән.

XS
SM
MD
LG