Accessibility links

Татарстанда Сталин һәйкәлен урнаштыруга каршы пикет узды


Казанда берьюлы дүрт һәйкәлгә каршылык чарасы узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:16 0:00

Казанда берьюлы дүрт һәйкәлгә каршылык чарасы узды

26 ноябрь Казанда Тинчурин бакчасы янында Татар иҗтимагый үзәге активистлары Русия һәм Татарстандагы берничә һәйкәл кую инициативаларына каршылык чарасы уздырды.

Активистлар Кремль янында "Ил-ат" һәйкәлен урнаштыруга каршы чыкты. Аны кую турында Казан башкарма комитеты 15 ноябрьдә игълан иткән иде. Аның авторы - фин скульпторы Рафаил Сәйфуллин.

"Ул һәйкәл жирафка да, башка ниндидер билгесез хайванга да охшаган, ләкин атка гына охшамаган", ди ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев.

Активистлар әлеге инициативаның иҗтимагый тыңлауларсыз узуына ризасызлык белдерә. "Ил-ат" урынына алар Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәд һәйкәлен куюны таләп итәләр. Һәйкәл инде күптәннән әзер.

Шулай ук пикетттагылар Казанда Екатерина II һәйкәлен кую темасына кагылып узды. "Екатерина II - ногайлар геноциды, кырымтатарларны ярымутраудан куу белән билгеле. Бу һәйкәлне куярга теләүчеләр Русия тарихын белми", диелә резолюциядә.

Куптән түгел Казанда Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдиме әйтелгән иде. Ә Яшел Үзән баш архитекторы Юрий Герасимов шәһәрдә Сталинга һәйкәл куюны тәкъдим итте.

"Сталин һәм Явыз Иванга һәйкәл куерга теләгән кешеләр – үтерүне, геноцидны һәм террорны хуплаучылар", дип ассызыклый Зәкиев.

XS
SM
MD
LG