Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сталинга һәйкәл куйганчы, юллар салсыннар иде"


15 сентябрь Сургутта Сталинга һәйкәл ачылды, октябрь башында аны алып куйдылар
15 сентябрь Сургутта Сталинга һәйкәл ачылды, октябрь башында аны алып куйдылар

Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин Сталинга һәйкәл кую-куймауны халык хәл итәчәк дип белдерә. Халык арасында хәйкәл куйганчы социаль проблемнарны чишү кирәк диючеләр дә бар.

"Айга минималь хезмәт хакы – 7 мең 500 сум алганда башны күтәреп, Сталин һәйкәлләренә карап йөрисе килми шул. Шәһәр хакимиятләренең эшләре беткән, тапканнар кемгә һәйкәл куярга. Калада башка проблемнар җитәрлек. Мин Сталинга һәйкәл куюга каршы", дип белдерде Азатлыкка Яшел Үзәндә яшәүче Рузилә ханым. Аның үтенече белән исеме үзгәртелде.

Аның сүзләренчә, һәйкәл өчен китәчәк акчаларны иң башта халык тормышын яхшыртуга тотарга кирәк. Йортларның ишегаллары төзек булмауны, күпләрнең шәһәр үзәгендә үк ике катлы, нык искереп беткән, балконнары менә-менә җимереләм дип торган өйләрдә яшәвен дә санап китте. "Дөрес, хакимиятләр шәһәр читендә яңа йортларда фатир бирергә әзер, әмма хәзер яшәгән торакка квадрат метрына 11 мең сум гына тәкъдим итә, халык моңа риза түгел", дип сөйләде ул.

Владимир Братухин
Владимир Братухин

Шәһәр шурасы утырышында КПРФ вәкиле Владимир Братухинның Гоголь урамында "Муравейник" сәүдә үзәге тирәсен "коммунистик сквер" итү һәм анда Сталинга да һәйкәл кую тәкъдимен архитектор Юрий Герасимов та хуплап чыга.

Яшел Үзәндә Сталинга һәйкәл кую хәбәре чыгу белән социаль челтәрләрдә дә, әлеге шәһәргә караган сайтларда да каршылык белдерә башладылар.

Васильеводагы кеше ашаучы - тарихыбызның бер өлеше

"Һәйкәлне тәкъдим белән чыккан кешеләр акчасына куйсыннар. Бюджет һәм шәһәр халкының кесәсенә кермәсенәр". "Архитектор үз биләмәләрендә теләсә кемгә куйсын. Шәһәрдә тиран һәм кеше үтерүчеләргә урын юк". "Сталин заманнарында Братухин һәм Герасимов әфәнде Колымада күптән кәйлә һәм көрәк белән коммунистик идеалларга тугрылыгын дәлилләп ятар иде! Әгәр анда барып җитә алган булсалар! Әйдәгез, алай булгач, Васильеводагы кеше ашаучыга куябыз! Ул да бит безнең тарихыбызның бер өлеше". Һәм башкалар.

Икътисад кризисы вакытында, халыкның тормыш хәле авырлашканда һәйкәл белән уен-муен уйнау ахмаклык дип бәяләде Азатлыкка Яшел Үзәндә яшәүче эшмәкәр Гөлчәчәк ханым. Аның сүзләренчә, халыкның сатып алу мөмкинлеге бөтенләй төпкә төшкән. "Шәһәрнең булган акчаларын без яшәгән "Могҗизалар бистәсе"нә ("Поле чудес") юл салу өчен тотсыннар. Юлсызлыктан азапланып беттек инде", дип сөйли ул.

Шәһәрдә яшәүчеләр фикеренчә, хакимиятләр социаль проблемаларны күрмәмешкә салыша, халык тормышын яхшыртуга төшкән эше юк, ә бакча ясап, һәйкәл куеп дан казанасылары килә. 2015 ел – Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Аның шаукымы әле дә дәвам итә. Яшел Үзән үрнәге моның бер мисалы булып тора.

Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин. business-gazeta.ru фотосы
Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин. business-gazeta.ru фотосы

Азатлык шәһәр башлыгы Александр Тыгин белән элемтәгә керде. Ул һәйкәл кую тәкъдимен хакимиятләр өстеннән төшерде. "Коммунистлар фиркасе тарафдары булган бик актив яшьләрнең инициативасы ул", дип һәйкәл идеясен шәһәрнең баш архитекторы Герасимов күтәреп алуны яшерергә тырышты.

Тыгин сүзләренчә, әлеге активист яшьләр һәйкәлне Сталинга гына түгел, ә "узган гасырның иң күренекеле кешеләре Че Геварадан (Куба инкыйлабчысы) башлап унлап шәхескә куюны сорый". Сез үзегез бу тәкъдимне хуплыйсызмы дигән сорауга башлык: "Әгәр, шәһәрдә яшәүчеләр хупласа", дип белдерде.

Башта бу мәсьәләне, аның сүзләренчә, шәһәр шурасы караячак, аннан җәмәгатьчелек тикшерүенә чыгарылачак. Социаль челтәрләрдә Сталинның тиран, кеше үтерүче булуын ассызыклауга карата үз фикерен белдермәде, янә "шәһәрдә яшәүчеләр хәл итәчәк" кенә диде. Аның сүзләренчә, һәйкәлне кую, куйгач карап тору да тәкъдим белән чыккан җитимагый оешмалар өстендә булачак. Бу очракта КПРФ.

"Яшел Үзән яңалыклары" ("Зеленодольские новости") газеты әлеге хәлгә карата "шәһәрдә Сталин золымы корбаннарына һәйкәл кую турында сүз дә юк", дип яза. Әлеге басма фикеренчә, Сталин һәйкәле халыкны икегә бүлеп, каршылыкка да китерергә мөмкин.

Омскида Ермак һәйкәле
Омскида Ермак һәйкәле

Соңгы вакытта Русия шәһәрләрендә һәйкәл кую әлеге хәлгә халык каршылыгы белән бергә бара. Хакимиятләр барыбер үзенекен итәргә омтыла, бөтен очракта да диярлек һәйкәлләр куела. Себертатарлар, татар оешмалары, җәмәгатьчелек каршы булуга карамастан Омски шәһәрендә 3 августта атаман Ермакка һәйкәл куелды. Төмән шәһәрендә дә Ермакка һәйкәл куярга теләү әледән-әле күтәрелеп килә.

Ялта янындагы Ливадиядә дә, урыс патшалары сарае алдында кырымтатарларны сөргенгә җибәргән, йөзләрчә мең кырымтатарның үлеменә сәбәп булган Иосиф Сталинга һәйкәл куелды. Акмәчеттә Әби патшага (Екатерина II) һәйкәл кую да Кырымны электән үк урыс җирләре дип белдерергә омтылу дип бәяләнде.

14 октябрь татар халкының Хәтер көннәре чорында Орел каласында Русиянең рәсми даирәләре, бүгенге Русиядә сан ягыннан икенче урында торган татарларга бихисап золым салган һәм шуңа күрә халыкта "Явыз Иван" дип йөртелгән Иван Грозныйга һәйкәл ачты. Бу татарның түземлеген сынау идеме? Инде татар ханлыкларыны башкаласының берсе булган Әстерханда да Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдимнәре баш калкыта башлады.

Фән һәм мәдәният хезмәткәрләре - "Ирекле тарихи җәмгыять" ("Вольное историческое общество") һәм "Ватандашлар инициативасы комитеты" Русия шәһәрләрендә Сталин һәм Явыз Иванга һәйкәлләр куюны гаепләп "Бу - тарихи җавапсызлык тантанасы, дәүләт террорын аклаучы символлар гына булып тора ала", дип белдерсә дә, хакимиятләр ишетмәмешкә салыша.

Бүген Русияне ватанпәрвәрлек (патриотизм) идеологиясе биләп алган. Ул бердәм русияле, ягъни "россиян" милләте ясау белән бергә үрелеп бара. Икенче яктан, галимнәр, җәмәгатьчелек тарафыннан тоталитаризм режимы булдыручы, миллионнарны юк итүче дип бәяләнсә дә, Русиядә хәзер хакимиятләр ләббәйкәсе астында Сталинның илне берләштерүе, II дөнья сугышында җиңүе данлана. Әлегеләр "россиян" милләте астында төрле халыкларны юк итеп һәм шул вакытта үз фикерлеләрне бастырып тотуга омтылыш түгелме дигән сорау да тудыра.

Яшел Үзәндә Сталинга һәйкәл кую мәсьәләсе шәһәр шурасында күпчелек тарафыннан хупланмаган. Бу хакта җирле басмалар белдерә. Шәһәр башлыгы Тыгин исә, һәйкәл кую-куймау мәсьәләсе җәмәгатьчелек тикшерүенә чыгарылачак дип вәгъдә итә. Билгеле булганча, җәмәгатьчелек фикерен тыңлауларда күп очракта хакимиятләр сүзе өстен чыга.

XS
SM
MD
LG