Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 16:03

Мәскәү татар яшьләре һәркемгә "шәхси Кыш бабай"дан бүләк вәгъдә итә. Интернеттан бүләк алмашу гадәте татарларда артык гадәткә кермәсә дә, буккроссинг һәм посткроссинг күренешләре дөньяда популяр санала.

Социаль челтәрләрдә популяр булган “бумеранг-марафон” – бүләкләр алмашуны Мәскәү татарлары милли яшьләр арасында оештыра. “Бүләк алмашу” Яңа ел бәйрәменә багышлана. “Яңа ел бүләкләре” дип аталган марафон башланып китүе турында башкала татар яшьләре социаль челтәрдә белдерү ясады.

Уен кагыйдәләренә күрә бүләк теләсә нинди булырга мөмкин – тәбрикнамә, китап һәм башкалар. Бүләк җибәрергә яисә алырга теләгән һәр кеше бу турыда оештыручыларга хәбәр итәргә һәм анкета тутырырга тиеш. Бүләк алырга һәм җибәрергә теләгән кешеләрнең адресларын администраторлар очраклы рәвештә сайлап ала. Кемгә нинди бүләк эләгәсен алдан белеп булмый.

Римма Гомәрова
Римма Гомәрова

“Идея яңа түгел, төркемнәрдә бүләк алмашу популяр нәрсә. Без үзебез дә, төрле шәһәрләрдә сәяхәт иткәндә, дусларга тәбрикнамәләр җибәрергә яратабыз", дип белдерде Азатлыкка чараны оештыручы Римма Гомәрова. "Без башта бу чараны “Бердәмлек” эчендә генә оештырмакчы идек, Наил Шабанов аудиторияне киңәйтик дип тәкъдим итте. Аның өчен марафон шартларын үзгәртергә туры килде. Шартларны үзгәртеп, аудиторияне киңәйткәч, башка шәһәрләрдәге таныш активистлар да хуплап яза башлады".

Төп максат – популяр флешмобны “татарлаштыру”

Оештыручылар сүзләренчә, чара максаты итеп татарларны үзара таныштыру яки аралаштыру дип куелмады, анысы катнашучыларның үзләреннән тора, төп максат – популяр флешмобны “татарлаштыру”.

"Әлегә 20 шәһәрдән 60 анкета килде. Катнашучыларның күбесе Русиядан, Казакъстаннан 4 кеше бар, Согуд Гарәбстаныннан 2 кеше, Италиядән дә бар. Татарстанның 5 районыннан 10 гариза килде, Казаннан ике гариза. Иң яшь катнашучы – 5 яшьлек Сәйдә исемле кыз һәм 6 яшьлек Әлфис. Алар икесе дә Татарстаннан. Анкеталарны без 7 декабрьгә кадәр җыябыз, шуңа күрә катнашучыларның саны 100гә җитәр дип уйлыйбыз", дип сөйләде Азатлыкка Римма Гомәрова.

Букрей һәм посткроссинг

Мәскәү яшьләренең бу фикерләре яңа түгел, дөнья күләмендә хобби буларак моңа охшаш проектлар күп. Алар арасынңа, мөгаен, иң киң таралганы – буккроссинг һәм аның бер төре булган букрей күренешләре.

Буккроссинг (bookcrossing, инглизчәдән – китаплар әйләнеше) очрагында билгеле бер урында һәр теләгән кеше берәр кызыклы китап калдыра. Аны башка катнашучы алып укый, тик аның урынына ул үз китабын калдырырга тиеш. Моның ярдәмендә кешеләр укуга, яңа әсәрләр белән танышуга ирешә. Татар яшьләре форумы да "Печән базары" чарасы кысаларында УКЫ дигән китап киштәләрен урнаштырып, халыкны татарча китап алмашуга чакырган иде.

Алманиядә, тукталышта буккроссинг өчен махсус урын
Алманиядә, тукталышта буккроссинг өчен махсус урын

Интернет заманында бу күренеш тагын да киңрәк җәелә. Социаль челтәрләр, махсус форумнарда интерет аша букрей (bookray, инглизчәдән – китап таралуы) оештырыла. Бу очракта катнашучы башта үзе теләгән яхшы китапны почта буенча үзе белмәгән кешегә җибәрә. Соңыннан аңа да белмәгән бер яки берничә кешедән китап килә. Күпмедер күләмдә хәтта финанс пирамидасын хәтерләткән бу күренеш яшьләр арасында бик популяр.

Мондый чара дөньяның төрле почмакларында яшәүче төрле милләт вәкилләрен берләштерә, таныштыра

Казанда татар телен укыткан Эльза Нәбиуллина да андый дөньякүләм чарада катнашып караган. "Бер көнне Грузиядә яшәүче дустым Лела буккроссингка кушылырга тәкъдим итте. Ул аңлатканча, миңа Португалиягә аның башка бер танышына үзем теләгән телдә, форматта китап җибәрү шарт иде. Минем 6 дус-танышым үз чиратында Лелага китап җибәрергә тиеш. Шул рәвешле чылбыр дәвам итә. Нәтиҗәдә, буккроссингта катнашучы һәр кеше иң азыннан 36 китапка ия була. мондый чара дөньяның төрле почмакларында яшәүче төрле милләт вәкилләрен берләштерә, таныштыра. Һәр кешенең китап киштәсен дә баета", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Эльза Нәбиуллина
Эльза Нәбиуллина

Нәбиуллина татар яшьләре арасында да бу кызыклы китап алмашуын оештыру кирәк дип саный. "Татарлар арасында бу чараны уздыру кирәк. Шәһәр-район, ил күләмендә, хәтта сыйныф-мәктәп күләмендә дә аны оештырып була. Аның шартларын үзең теләгәнчә билгеләргә була. Кемнеңдер ата-анасы, туганнары да акциядә катнашырга мөмкин.

Бу яшьләр арасында татарча китап укуны популярлаштыра, әдәбияткә кызыксыну уята, татарча укуны “мода”га әверелдерә ала

Бәлки, чараның шарты итеп, үзең яраткан, киңәш итәрдәй китап белән уртаклашырга кирәк дип тә билгеләргә була" ди Эльза Нәбиуллина. Аның сүзләренчә, бу яшьләр арасында татарча китап укуны популярлаштыра ала, әдәбияткә кызыксыну уята ала, татарча укуны“мода”га әверелдерү көченә ия.

Моннан тыш посткроссинг (postcrossing - котлау хатлары әйләнеше) күренеше дә бик популяр. Моның өчен махсус сайтлар эшләп килә, иң зурысы шулай атала да. Идеясе дә китапларга бик охшаш: катнашучы ялгыш чыккан адреска котлау хатын җибәрә, ул килеп җиткәч, аңа да очраклы кеше хат җибәрә. Шулай итеп, милләтләр һәм төрле ил вәкилләре арасында аралашу бара.

Азатлык хәбәрчесе дә бу хоббины сынап карарга булды. 6 адреска төрле хатлар язып, без АКШ, Германия, Нидерланд, Кытай һәм Тайвань кешеләренә "сәлам" һәм "рәхмәт" сүзләрен өйрәтеп карадык, Татарстан һәм татарлар турында сөйләдек. Сайтта килгән җавапта берничәсенең татарча "рәхмәт" дип җавап бирүгә ирешә алдык.

Мәскәү яшьләренең башлангычы бөтен дөнья буйлап таралган татар яшьләрендә мондый аралашу, танышу һәм дуслашуга этәргеч булырга охшаган.

XS
SM
MD
LG