Татарстан өлешенә 162,1 млн сум төште. Премьер-министр Дмитрий Медведев имзалаган карар Русия хөкүмәте сайтында урнаштырылган.
Иң яхшы нәтиҗәләргә Ненец үзаллы бүлгесе, Тамбов һәм Ленинград өлкәләре ирешкән диелә. Әйтик, Ненец бүлгесенә 350 млн сум тирәсе бүленгән.
2016 елгы федераль бюджетта әлеге максатлар өчен акчалар “Федератив мөнәсәбәтләрне үстерү һәм төбәк һәм муниципаль финанслар белән нәтиҗәле һәм җаваплы идарә итү өчен шартлар тудыру” дәүләт програмы кысларында каралган булган.