Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 16:05

"Татарстанның эшлекле партнерлары": дистә елда нәрсә эшләнгән?


"Татарстанның эшлекле партнерлары" җыены соңгы өч елда Дөнья татар конгрессы тарафыннан уздырыла. Әлеге очрашуның бизнесны үстерүгә этәргече бармы дигән сорауга җавап эзләп Азатлык җыендагы делегатлар белән аралашты.

7-10 декабрь Казанда "Татарстанның эшлекле партнерлары" җыены уза. БДБ, ерак чит илләрдән, бөтен Русия төбәкләреннән бизнес өлкәсендә эшләүче милләтәшләрне әледән-әле җыеп тору Татарстанга һәм читтәге татарларның үзләренә нәрсә бирде? Азатлык бу сорауны Дөнья татар конгрессының җаваплы вәкилләренә юллады, тик конгрессның Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров та, конгрессның Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев та конкрет нәтиҗәләрне, саннарны әйтмәде. Рәсми сәхифәләрендә дә хисап турында мәгълүмат юк.

700 вәкилнең барысы да эшмәкәрме?

Быел унберенче тапкыр узган чарага Русиянең 66 төбәге һәм 28 чит илдән 700ләп татар эшкуары килде. Җыенның пленар утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Президент үзе дә күп йөри, барган җирендә татарлар белән очрашмый калмый. Европа, Америка илләренә баруларын искә төшереп, ул Сабантуй уздыруда, мәдрәсәләр ачуда, мәгариф өлкәсендәге проблемнарны чишүдә татар эшмәкәрләре дә актив катнашса, бу милләтне тагын да ныгытачак дип белдерде.

Делегатларга күз салганнан соң, форумга килүчеләрнең яртысы эшмәкәрләр түгел, ә төбәкләрдәге татар мохтариятләре һәм татар конгрессы җитәкчеләре булганы аңлашыла.

Эшмәкәрләр мөмкин кадәр күбрәк бәйләнешләр корып калырга теләде

Конгресс җыелышына килүчеләр Казанда татар мохите белән ләззәтләнде, аларга татар теле тансык икәне аңлашыла, ә эшмәкәрләр мөмкин кадәр күбрәк бәйләнешләр корып калырга теләде.

7 декабрь җыенга килгән эшмәкәрләр секцияләргә бүленеп эшләде. Быел алар төзелеш сәнәгате, Татарстанда бизнес алып бару үзенчәлекләре, авыл хуҗалыгында яңа технологияләр, туризм һәм IT-индустрия үсешенә багышланган иде. Моннан тыш, кунакларны "Химград" технополисы һәм "Майский" яшелчә комбинатына да алып барачаклар.

"Татарстанның эшлекле партнерлары" җыенының нинди файдасы бар? Бизнеска ярдәме бармы? Әлеге сорауга җавап эзләп Азатлык анда катнашучылар белән аралашты.

Илдар Садыйков, Бишкәк шәһәре, Кыргызстан:

"Без Татарстаннан сатып алучылар таптык, татарстаннар Кыргызстаннан партнерлар белән элемтә корды. Сәүдә күләмнәрен төгәл әйтеп булмый, әмма алар бар. Шушы җыендагы танышулар аркасында, без Кыргызстанда "Татар йорты" ачарга ниятлибез. Әлегә Кыргызстан татарларының милләтләр аллеясында бер бүлмәсе генә бар. Без аерым "Татар йорты" ачарга уйлыйбыз. Ул сәүдә йорты да, иҗтимагый-мәдәни үзәк тә булып торачак."

Рәфыйк Габдулов, Сарански:

"Без тавык йомыркасы тутырып сату өчен кәгазь каплар җитештерәбез. Татарстан кошчылык фермалары белән дә элемтәләр кордык. Монан кәгазь сатып алабыз – бу икенчел чимал. Хезмәттәшлекне тагын да ныгытасы килә, бу юлы килгәндә Татарстан эшмәкәрләре белән килешүләр төзергә дигән максат куйдык."

Гаделбәк Бисәнбаев, Астана, Казакъстан:

"IT-технологияләр белән шөгыльләнәбез. Кичә Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов белән Татарстанда уен сәнәгате төзү турында фикер алыштык. Казакъстанда тормышка ашырган проектларны Татарстанда башкарырга тәкъдим итәбез. Проектның асылы шул – татар әкиятләренә, милли мәдәнияткә нигезләнеп компьютер уеннары һәм әсбаплар ясаганда балаларны яңа уеннар белән милли мәдәнияткә тартып була.

Татар әкиятләренә, милли мәдәнияткә нигезләнеп компьютер уеннары һәм әсбаплар ясаганда балаларны яңа уеннар белән милли мәдәнияткә тартып була

Бүген балалар, яшьләр дөньяны интернет аша кабул итә. Музей һәм китапханәләр алар өчен мәгълумат алу урыны булып тормый. Уен сәнәгате, гомумән, хәзер көчле корал булып тора, ул белем бирүдә, нәрсәнедер танып-белүдә, тренинглар вакытында киң кулланыла. Үзебездә туплаган тәҗрибәне Татарстан белән уртаклашырга әзербез.

Проектның бәясе төрлечә булырга мөмкин – 10 мең доллар да, Көнбатыш илләрендәге кебек миллионлаган доллар да. Үзебез дә инвестиция кертергә әзер, Татарстанда да кызыксынучы оешмаларны табарга уйлыйбыз."

Ринат Насыйров, Төмән:

"Төмән өлкәсенең татар авылларында шактый гына эшләр башкарабыз. Фермаларыбыз бар. Татарстанда ниләр эшләп булачагын тикшердек. Бер ел инде була, акрын гына эш башладык. Әлмәт районында зур проект – бер мең баш сыерга роботлаштырылган ферма корылачак. Татарстан президенты кул астында протокол ята, ферма корырга рөхсәт алынды, җирләр тәртипкә китерелә. 2017 елда бу эшкә чыкмакчы булабыз. 4-5 ай эчендә сыйфатлы сөт, башка сөт ризыклары татарстаннар табынына тәкъдим ителер дип өметләнәбез.

Моннан тыш, 10 мең баш терлек үстерү мәйданы булдыру нияте бар. Әйтергә кирәк, кәгазь эше, бюрократия монда артык җелекне корытмый, эшне кызурак тоталар.

Эшкәмәрләрнең татарга файдасы нинди?

"Татарстанның эшлекле партнерлары" җыены беренче тапкыр 2004 елда ук уздырылган иде. 2011 елга кадәр ул Татарстан президенты тарафыннан оештырылып килде. Берничә еллык тәнәфес булып алганнан соң, 2014 елда аны Дөнья татар конгрессына тапшырдылар. Конгресс 2009 елда татар эшмәкәрләрен берләштерү, үзара хезмәттәшлек итү, элемтәләр булдыруда булышу максаты белән татар эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү берләшмәсен оештырды.​

Татарстанның рәсми дәрәҗәдә төзелгән һәм икътисади хезмәттәшлекне үстерүгә карылган оешмалары бар һәм алар азмы-күпме милли проблемнарны хәл итүдә катнаша. Әйтик, Татарстанның чит илләрдә даими, вәкаләтле, сәүдә-икътисади – барлыгы 15 вәкиллеге бар, Русия төбәкләрендә дә сигез сәүдә-икътисади вәкиллек эшләп килә. Ерак чит илләрдә, БДБ илләрендә һәм Русия төбәкләрендә Татарстаның барлыгы 24 сәүдә йорты ачылган. Алар җирле милли-мәдәни автономияләр белән бәйле һәм аларга милли тормышны алып барырга финанс, административ ярдәм күрсәтелә.

2015 елгы хисапларга караганда, күбесе Сабантуй бәйрәмен уздыруда катнаша, Татарстанның Башкортстандагы рәсми вәкиллеге, Урал буе татар тарихы китабының макетын әзерләгән һәм аны бастыру өчен партнерлар эзләгән, Бәләбәйдә татар балалар бакчасын ачуда катнашкан. Ханты-Манси автоном бүлгесендә сәүдә-икътисади вәкиллек башлыгы татар сыйныфлары өчен үз акчасына сатып алып нәфис әдәбият, укыту әсбапларын тараткан.

Сарытаудагы вәкиллек, Татар конгрессы башкарма комитеты эшчәнлегенә, татар компонентлы мәктәпкә һәм татар гимназиясенә финанс ярдәме күрсәткән, татарларның тарихи язмышы китабын яңадан бастырган, Русия төбәкләренә тараткан, бу хезмәтнең өченче томын әзерли, татар теленнән олимпиадалар уздыруда, өлкәләрендәге татар яшләренең Казанга сәфәрләрен оештыру катнаша.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG