Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:57

Ренат Харис Татарстан президенты каршында да татар телен, мәдәниятен һәм сәнгатен баккан шура кирәк дип белдерә. "Татар теленеке аерым, мәдәният һәм сәнгатьнеке аерым булса тагын да яхшырак булыр иде", ди ул.

Шагыйрь, Тукай бүләге иясе, Русия президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать шурасы әгъзасы Ренат Харис Татарстан президенты каршында да татар телен, мәдәниятен һәм сәнгатен баккан шура кирәк дип белдерә. Ренат әфәнде фикеренчә, шура оешса татар телен, мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү эшләре конкретрак барыр иде.

"Бу шураның башка институтлар (телне, мәдәниятне үстерүче дәүләт институтлары һәм иҗтимагый оешмалар) алдында куйган мәсьәләләре дә әйбәтрәк, нигезлерәк башкарылыр иде. Әлбәттә, мондый шура оештырылса бик яхшы булыр иде. Телнеке һәм әдәбиятныкы берләштерелгән шура да була ала. Әгәр аерым шуралар булса, ул тагын да яхшы була, әлбәттә", ди Ренат Харис.

Татар телен өйрәнүдә дә, татар мәдәнияте һәм сәнгатендә дә җитешсезлекләр әледән-әле өскә калкып чыгып тора. Ерак барасы түгел, 5 декабрь Татарстан президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Азнакайдагы барлык балаларның да татар телен өйрәнмәүләре тәнкыйтьләнде. Президент мәгариф министры Энгель Фәттаховка һәм президент аппараты җитәкчесе Əсгать Сәфәровка мәсьәләне тиз арада хәл итәргә боерды. Икътисадны, сәнгатьне һәм башка тармакларны да баккан президент тел һәм мәдәният өлкәсендәге бөтен хилафлыкларны белеп бетермәскә дә мөмкин.

Ренат Харис фикеренчә, шура төзелә калганда, килеп туган, йә булмаса озак еллар чишелми яткан мәсьәләләрне тикшереп, аларны чишү юлларын дәүләт институтларына, җәмгыятькә тәкъдим итә алыр иде.

"Президент каршында мондый шура оештырылса, аңа бу эштә тәҗрибәле кешеләр керсә, шураларның вәкаләте билгеләнсә, ул бик тә яхшы булыр иде", ди Харис.

Классиканы өйрәнү мәсьәләсе рус әдәбиятына да, татар, мари, чуаш әдәбиятына да кагыла

Ренат әфәнде 2012 елдан бирле Русия президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать шурасы әгъзасы. 2 декабрь Владимир Путин Петербур шәһәрендә ике оешманың – Рус теле шурасының, Мәдәният һәм сәнгать шурасының уртак җыелышын үткәрде. Утырышта рус телен, рус мәдәниятен үстерү юллары каралды, мәктәпләрдә рус әдәбиятыннан инша язу кертелү макталды һәм башкалар. Русиядәге милли мәдәниятләрнең, милли әдәбиятларның бүгенге хәле, аларның киләчәге турында бер генә сүз дә булмады.

Ренат әфәнде фикеренчә, сүз рус әдәбияты турында бара икән, димәк, башка милли әдәбиятлар да күзаллана.

"Әгәр, без бу шура утырышында әдәбияттагы классик әсәрләрне пропагандалауны карадык икән, Русия эчендәге һәр милли әдәбиятның да проблемасын санап чыгып булмый. Әнә шуңа күрә, рус классикасын гына түгел, ә гомумән, классик әдәбиятны пропагандалау, аңа игътибарны арттыру, мәктәп програмнарында классиканы өйрәнү мәсьәләсе рус әдәбиятына да, татар, мари, чуаш, якут әдәбиятына да бер дәрәҗәдә кагыла", ди ул.

Русиянең эчке куәтен торгызу мәсьәләсе килеп басты

2 декабрь үткән утырышта Русия әдәбият институты җитәкчесе Алексей Варламов кына, Чыңгыз Айтматов, Кайсын Кулиев, Мостай Кәрим һәм Совет Берлеге вакытындагы башка күренекле язучыларның әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителгән чорларны искә алып, хәзер милли телләрдә язучыларның күркәм әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителми дип, Мәскәүдә Милли әдәбиятлар йорты ачу тәкъдиме белән чыкты. Аның сүзләренчә, Казакъстан, Үзбәкстан, Беларуска сәфәрләре вакытында әлеге илләрдәге хезмәттәшләре белән сөйләшүләрдән соң әлеге йортны ачу идеясе туган.

Ренат Харис әлеге Милли әдәбиятлар йортын булдыруны хуплый. "Русиянең эчке куәтен, бердәмлеген ныгыту өчен иске, безгә таныш булган институтларны яңадан торгызу мәсьәләсе килеп басты", дип белдерә.

Галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре исә, бу "бердәмлек" артында бердәм русияле, "россиян" милләте ясау сәясәте ята дип белдерә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG