Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 20:19

Бернинди имеш-мимешләргә карамастан, "Евровидение" бәйгесе 2017 елда Киевта узачак. Аның бюджеты 655 млн һривня (23,5 млн евро) тәшкил итә, акчаның өчтән икеше өлеше Украина казнасыннан алыначак.

Европа тапшырулар берлеге раславынча, "Евровидение" халыкара музыкаль бәйгесе 2017 елда Киевта узачак, дип хәбәр итә Би-Би-Си. Чараның бюджеты 650 млн һривня тәшкил итә, аның өчтән ике өлеше Украина казнасыннан алыначак.

Элегрәк Bild басмасы "Евровидение"не оештыручылар финанслар проблемы аркасында бәйгене Русиягә күчерергә мөмкиннәр дип язган иде. Әлеге мәгълүматны Европа тапшырулар берлеге дә, Украина финанс министрлыгы да кире какты.

Киев музыкаль бәйгене уздыру урыны буларак сентябрьдә сайланды. Днепр, Одесса, Львов, Харьков һәм Херсон да "Евровидение" үткәрү хокукы алыр өчен гариза биргән иде.

Стокгольмда узган "Евровидение" 2016 бәйгесендә Украина җырчысы, кырымтатар Җамала "1944" җыры белән җиңү яулады. Бәйге кагыйдәләренә ярашлы, киләсе елны ул җиңгән җырчының илендә уздырылырга тиеш.

XS
SM
MD
LG