Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 19:08

"Кырлай әкиятләре"н әзерләүчеләр әйтүенчә, балаларга аңлашылсын өчен Тукай әкиятләренә бераз үзгәреш кертергә батырчылык иткәннәр.

10-11 декабрь Казанда "Смена" үзәге оештырган Кышкы китап фестивалендә "Юлбасма" нәшрияты чыгарган "Кырлай әкиятләре" җыентыгы тәкъдим ителә. Китап татар һәм рус телләрендә, кече яшьтәге балалар өчен эшләнгән. Рус тексты Равил Бохараев тәрҗемәсендә бирелгән.

"Без бик күп татарларның милли мәдәнияткә тартылуларын аңладык. Тик алар татар телен өйрәнүгә вакытларын сарыф итәргә әзер түгел. Шулай да, алар татар язучыларын рус телендә укырга тели. Шуңа күрә, без хәзер чыгара торган һәм киләчәктә чыгарачак китапларның барысы да рус һәм татар телләрендә булачак”, дип сөйләде Азатлыкка "Юлбасма" нәшриятына нигез салучы Гүзәл Хәсәнова.

"Кырлай әкиятләре"
"Кырлай әкиятләре"

Китапка Габдулла Тукайның "Шүрәле", "Су анасы", "Кәҗә белән Сарык" әкиятләре кергән. Бу өч әсәрне берләштереп торучы әйбер – вакыйгаларның бер урында – Кырлайда баруы. Авторлар фикеренчә, бу әкиятләрне Тукай бала чагында Арча районы Кырлай авылында яшәгән вакытында алган тәэсирләренә нигезләнеп язган. Җыентыкның "Кырлай әкиятләре" атамасы да шуннан килә.

"Китапны әзерләгәндә без мөхәррир Эльза Нәбиуллина белән Тукай текстларына бераз үзгәреш кертергә батырчылык иттек. Кайбер сүзләрне башкачарак яздык, пунктуациясенә дә бүгенге татар теле кагыйдәләренә туры китерерлек итеп бераз үзгәрешләр керттек.

Берлән – белән, кеби – кебек, бутка – ботка. Ни өчен? Чөнки китап мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар укысын өчен чыгарыла. Без аларның Тукай текстларын укый алуын, аңлавын телибез. Элеккечә калдырсак, аңлашылмый торган сүзләр аркасында бу бик кыенлашыр иде. Ата-аналар да, әсәрнең эчтәлеге, идеясы турында сөйләшәсе урында, таныш булмаган сүзләрне аңлатып утырырга мәҗбүр булыр иде. Хәзер менә татар җәмәгатьчелеге һәм әдәбият белгечләренең моңа үз карашын белдерүен көтәбез", ди Хәсәнова.

"Кырлай әкиятләре"
"Кырлай әкиятләре"

Китап, беренче чиратта, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен. Шуңа да ул ачык төсләрдә ясалган күпсанлы зур рәсемнәр белән бизәлгән. Алар рәссам Надежда Нечаева эшләре. Шунысы кызык, өч әкият тә бер үк күренешләр фонында бәян ителә. Китапны тәкъдим итү вакытында иллюстрацияләрнең күчмә күргәзмәсе дә оештырылачак. Әлегә китап ике мең данә күләмендә басылган. Беренче бер мең данәсе әзер, калган яртысы киләсе елның апрель аенда дөнья күрер дип көтелә.

"Китапны тәкъдим итү вакытында без аның ничек дөньяга килүе турында сөйләячәкбез. Балалар белән Тукай әкиятләре каһарманнарын кәгазьдән курчак итеп ясарга да җыенабыз. Һәр бала тәкъдим итү кичәсеннән үз куллары белән ясаган курчагын алып китәчәк. Кичәдә китапның рәсем төшерүчесе, бизәүчесе һәм мөхәррире белән дә танышырга мөмкин булачак", дип сөйләде Хәсәнова.

"Кырлай әкиятләре"
"Кырлай әкиятләре"



Гүзәл Хәсәнова әйтүенчә, "Юлбасма" нәшрияты кышкы китап фестиваленә презентациягә килүче барлык балаларга да бүләкләр әзерләгән. "Безнең китап каһарманнары балаларга китап эчендә генә очрамасын, көндәлек тормышта да юлдаш булсын. Шуңа без китапның тышлыгындагы рәсемне постер итеп тә бастырдык – балалар бүлмәсен бизәргә бик матур ул. Якын арада китап сюжетларын эченә алган өстәл уены да чыгачак", ди Хәсәнова.

Аның сүзләренчә, "Кырлай әкиятләрен" басуга кирәк булган акчаның краудфандинг ысулы ярдәмендә җыелган.

“Акча бирүчеләрнең күпчелеге проектка һәм безнең нәшриятка ышанып, китапны сатып алырга теләк белдерүчеләр. Хәзер без аларга китапны җибәрү белән мәшгуль. Проектка, нигездә, Мәскәү һәм Казан кешеләре кушылды. Бер акционерыбыз – Испаниядән", ди нәшрият җитәкчесе.

"Юлбасма" – татар телендә балалар әдәбияты чыгаручы хосусый нәшрият. 2011 елдан бирле Казанда эшләп килә. Татарстанның сәләтле язучылары, шагыйрьләре, рәссам һәм дизайнерлары белән хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, балалар өчен уку һәм сәнгать проектлары уздыра.

"Кырлай әкиятләре"
"Кырлай әкиятләре"

"Смена" заманча сәнгать үзәгендә Кышкы китап фестивалендә ярминкәдән кала ун лекция, тугыз остаханә, экскурсия, концерт каралган.

Тәрҗемәче һәм театр хезмәткәре Илнур Низамиев "Татар мәгърифәтчелеге тарихы" дип аталган ике сәгатьлек экскурсия үткәрәчәк. Камал театры янында урнашкан урамнардан узып ул бу җирләргә бәйле галимнәр, эшлеклеләр, иҗат әһелләре турында сөйләячәк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG