Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсим Хәбибулла: "Хакыйкый мөселман Мәүлид ясамый"


Болгарда Мәүлид бәйрәме. 11 декабрь 2016
Болгарда Мәүлид бәйрәме. 11 декабрь 2016

"Болгарга барып зурлап Мәүлид бәйрәме уздыралар. Ә ислам динендә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре генә бар”, ди публицист, ислам турында китаплар авторы Рәсим Хәбибулла.

Рәсим Хәбибулла "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган публицист. "Корьән Һәм сөннәт кушканча гыйбадәт", "Җәннәткә мәҗбүриләү юк", "Хәятел ислам вә бәянел хак" китаплары авторы. Ул динчеләр ясалма йолалар белән мавыга дип саный. Мәүлид бәйрәмен дә тәнкыйть итә. Мәүлид бәйрәме билгеләнгән көннәрдә Рәсим әфәнде әфәнде белән әңгәмә кордык.

– Мәүлид бәйрәмнәренә диндар кешеләр ничек карый?

– Мәүлид бәйрәме дип әйтү үзе үк ихлас мөселманның тәнен чымырдата. Чөнки пәйгамбәребез: "Мин сезгә ике олы бәйрәм һәм шул олы бәйрәмнәрдән дә олырак булган җомга калдырам", дигән. Шуның өчен Мәүлид бәйрәме ислам динендә юк. Хакыйки мөселманнар Мәүлид бәйрәме уздырмыйлар. Кабатлап әйтәм, ислам динендә бары ике генә -Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре генә бар.

– Ни өчен Мәүлид бәйрәме тансык түгел?

– Чөнки пәйгамбәребез дингә кертелгән һәр яңалык кешене исламнан чыгарып җибәрә һәм тәмугка илтә, хәдисләрдә бик күп аңлатыла бу хакта.

– Бу бәйрәм кайчан барлыкка килгән?

– Мәүлид бәйрәмен пәйгамбәр вафатыннан соң 600 ел узгач Ирбил патшасы беренче тапкыр уздыра һәм Иблис тарафдарлары моны күтәреп алалар.

Рәсим Хәбибулла
Рәсим Хәбибулла

– Пәйгамбәрне хөрмәт итүчеләр аны ничек олылый ала?

– Без пәйгамбәребезне Мәүлидтә генә түгел, ә көн саен олылап аңа салават әйтергә тиеш. Мәүлид аенда да мөселман кешесе салаватны өендә үзе генә әйтсә, хата булмый.

– Бу да бидгать булмыймы?

– Безнең бик мөхтәрәм дин галимнәребез салаватның түгел, Мәүлид бәйрәменең бидгать гамәл икәнлеген язып калдырдылар. Бүген кайбер "акыллы башлар" бу яхшы бидгать, дип лаф оралар. Бидгатьнең яхшысы булмый, чөнки бидгать гамәл кешене исламнан чыгарып жибәрә, хәтта бидгать булып кергән гамәлләрдә яхшы эшләр эшләнсә дә. Аллаhы Тәгалә: "....нихаять динегезне камил итеп төзеп бетердем һәм сезнең ихтыярыгызга куйдым, бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән биреп бетердем" дигән.

– Бидгать ни белән зыянлы санала?

– Коръәндә һәм сөннәттә булмаган гамәл кертү - Аллаhыны һәм пәйгамбәрне ялганчылыкта гаепләү була. Ягъни, "юк, син камил итеп төзеп бетермәдең, менә без камиллибез ислам динен", дигән кебек була. Шуның өчен пәйгамбәребез: "Кем ислам диненә яңалык (бидгать) кертсә, аның хаҗы да, гомрәсе дә, намазы да, уразасы да, кылган изгелеге дә кабул булмый, ул камырдан чәч чыккан кебек ислам диненнән чыгып китә", дигән.

– Болгарда Мәүлид бәйрәме зурлап үткәрелде...

– Болгарда Мәүлид бәйрәмендә хакимият кешеләре һәм ярарга тырышкан имамнар катнаша. Әле шунда, Болгарга сәхабәләр килгән, дип тә сөйләнәләр. Сәхабәләр вакытында болгарлар Чулман буенда түгел, ә Кара һәм Азов диңгезләре буенда яшәгәннәр. Ә Шәймиев исә мөфтияттән сәхабәгә һәйкәл урнаштыру һәм башка эшләрдә шәригать кануннарына туры килерлек итеп тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирә. Беренчедән, ислам динендә һәйкәлләр кую тыелган гамәл; икенчедән, Болгарда бернинди дә сәхабәләр булмаган. Чөнки алар VII гасырның беренче яртысында яшәгәннәр, ә Болгар шәһәренә X гасырның икенче яртысында гына нигез салына. Идел буе Болгар иле башкаласы – Биләргә IX гасыр ахыры – X гасырның беренче яртысында нигез салына. Бөек Болгарстаннан соң Идел буенда Болгар дәүләте төзелгәнче өч гасырга якын вакыт узганын күрәбез. Шулай булгач, ничек итеп без Болгар шәһәренә сәхабәләр килгәннәр дип әйтә алабыз?

– Сәхабәләр килү фикере кайдан туган?

– Легендалардан. “Борынгы татар әдәбияты” китабында болгар халкының ничек итеп сәхабәләрдән ислам динен кабул итүе һәм шул вакытта бер кызның параличтан котылуы турында әкият китерелгән.

– Имамнарга нинди юл тәкъдим итәсез?

– Дөреслек аша ислам диненә чакырырга кирәк. Имамнар булмаган нәрсәне тарихи факт итеп сөйләп адаштыра, исламга кайту юлыннан биздерә. Каян килә соң ул татар түрәләренең башларына шундый уйдырмаларга һәм җен-пәриләргә һәйкәлләр кую теләге? Һәйкәлләр куясылары килгәч, ни өчен Казанны саклап шәһит китүчеләргә, олуг галимнәребезгә, каһарман шәхесләребезгә куймыйлар ул һәйкәлләрне? Менә Кол Шәрифкә һәйкәлне мәчет итеп төзеп куйдык бит, ник шундый рәвештә каһарманнарыбызга һәйкәлләр куймаска. Казаныбызда матур-матур мәчетләр төзеп, аларга Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани, Сайади, Мөхәммәдъяр, Утыз Имәни, Курсави, Камали, Ризаэддин Фәхретдин исемнәре бирергә кирәк.

– Бу фикерләрегез башкаларда яклау табамы? Сезне башкалар фетнәче, ваһһабчы яки сәләфи дип әйтмиме?

– Ваһһабчы дип әйтергә җөрьәт итмиләр, чөнки катгый дәлилләр белән сөйлим. Тик йөз имамның берсе генә минем бу сүзләрне яклый. Чөнки дөресен сөйләүчеләрне ялганчы дип атый торган чорда яшибез. Хәдистә: "Ахырзаман алдыннан дөресен сөйләүчеләрне ялганчыга чыгарырлар", дип әйтелә. Бүген исламны таратырга чакырырга җиңел булыр иде, әмма "традицион ислам" тарафдары булган имамнар бидгать гамәлләр белән баш катыралар.

XS
SM
MD
LG