Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тәртип FM" Башкортстанга да эшчәнлеген җәелдерә


2017 ел башында "Тәртип FM" Башкортстанның Туймазы шәһәрендә бүлеген ачарга җыена. Радио җитәкчесе Марат Ибляминов тапшырулар татар һәм башкорт телләрендә булачак дип белдерә.

"Тәртип FM" радиосы Башкорстанда да эшчәнлеген җәелдерәчәк. Әлеге республикада радионың беренче бүлеген Туймазыда гыйнвар-февраль айларында ачачаклар. Бу хакта Азатлыкка "Тәртип FM" җитәкчесе Марат Ибляминов белдерде.

"Анда эшмәкәрләр бар, аларга безнең тәкъдимнәр ошады. Кирәкле җиһазларны булдырганнар, ешлыкны алалар да, тапшырулар чыга башлаячак. Эш башлаган чакта алар безнең тапшыруларга кушылачаклар, аннары аларның үз тапшырулары күбәйгәннән-күбәя барачак. Алар күбрәк Башкортстан, Уфа һәм андагы хәлләр турында сөйли башлаячаклар", ди Ибляминов.

Марат Ибляминов
Марат Ибляминов

Марат әфәнде сүзләренчә, "Тәртип FM" эшчәнлеген Туймазыда гына түгел, Башкортстанның башка татар районнарында җәелдерергә исәпли.

"Халык сорый. Алар безгә татар һәм башкорт дуслыгы кирәк, тапшырулар да татарча да һәм башкортча да булсын дип әйтә. Без аларга тулысынча ирек бирәбез. Ничек телиләр, шулай эшлиләр. Дөресен генә әйткәндә, татар белән башкорт – ул бер милләт, бер халык, бер тарих. Безне аерырга гына маташалар. Без бергә тату итеп яшәргә тиеш", ди Марат әфәнде. Ул бу эшкә түрәләр аяк чалмас дип тә өметләнә.

Азатлык белән сөйләшкәндә Ибляминов элек "Татмедиа"да эшләгәндә татарча радиолар ачу, Чаллыдагы "Күңел"не һәм башка радиоларны FMга чыгару өчен тырышуын, ә бүген исә эшмәкәр буларак "аякны юрганга карап сузарга" туры килгәнлеген дә белдерде.

Хәзер кризис, акча мәсьәләсе дә авыррак

"Тәртип FM"ны Казанда ачтык, аның эшләп торуына да шөкер хәзер. Хәзер кризис, акча мәсьәләсе дә, тегесе-монсы да авыррак. Хәзер коллективны саклап, эшебезне дәвам итү төп максатыбыз безнең", ди Ибляминов. Радионың реклам һәм химаячеләр акчаларына көн күрүен дә белдерде.

Сезне күпмеләп кеше тыңлый дигән сорау ачык калды. "Төрле рейтинглар үткәрелә, әмма анда күпмесе татар икәне күрсәтелми бит", ди ул.

Азатлык Татарстанда балалар өчен татар телендә телеканал эшли башларга мөмкин дип язгач, Әхмәтша исемле укучыбыз форумда "имеш, "Тәртип FM"ның ешлыгын Мәскәү вәкилләре сатып алып, бу радионы юк итүне максат итеп куйганнар. Булыр ул, бу радио кыска гына вакыт эчендә тыңлаучылар арасында ярату яулап өлгергән иде" дигән фикер калдырды. Азатлык әлеге шикне радио җитәкчесенә дә юллады.

"2006 елда мин бу радионы оештыра башладым, 2008 елда без эфирга чыктык. Шуннан бирле "сатылды", "мин алдым", "ул башканыкы" дип кем генә әйтмәде. Әгәр безнең турында сөйлиләр икән, димәк, без кешене кызыксындырабыз, безне тыңлыйлар, без кемгә дә булса кирәк.

2006 елдан мин шушы эш белән шөгыльләнәм. Беркайчан да бер генә рус та, бер генә яһүд тә, бер генә украин, мари, чуаш та татар радиосына – "Тәртип"кә комачауламады. Безне һәрвакыт татарлар батырды. Татар гына көнләште, гайбәт сөйләде. Теге вакытта кем безне япты? Татар. Кем безне ябарга фәрман бирде? Татар. Татар бер-берсен батыра. Һәм бүген дә шушы әйбер дәвам итә", диде Ибляминов.

XS
SM
MD
LG