Accessibility links

Мәскәүдә укытучы булып эшләгән Ильяс Мусин урыс мәктәбендә православие дә, ислам да укытыла ди. Ә күпчелек бала дөньяви әхлак дәресләренә йөри икән. Без Ильястан Мәскәү мәктәпләрендә вазгыятьне сораштык.

Мәскәүнең 2065нче санлы мәктәпнең ата-аналары укытуда православ диненә өстенлек бирелә дип шикаять итте. Бу дәрес мөселман, яһүди, католиклар хокукын боза дип гаммәви матбугат шаулашты. Мәскәү мәктәпләрендәге вазгыятьне укытучы Ильяс Мусиннан сораштык.

Ильяс 1525нче санлы "Красносельский" мәктәбендә география укыта. Рус география җәмгыяте әгъзасы. "Русия Арктикасы" сәяхәтендә дә катнашкан. БДИ эксперты. Педагогика университетында фәнни эшләргә бәя бирүче кеше. 27 яшьлек егет сорауларга татарча җавап бирде. Бабалары Түбән Новгород ягындагы Суыксу авылыннан.

–​ Сез бу көннәрдә Мәскәү шәһәре мәгариф идарәсенең иҗтимагый шурасына сайлауларда намзәт буларак катнашасыз. Икенче турга узгансыз. Нигә катнашырга булдыгыз? Бу нәрсәгә кирәк?

Гомер буе мәгариф системасында эшлим һәм аны яхшы якка үзгәртер өчен шундый шураларга үтеп керергә кирәк. Шуңа керә алсам, үзгәрешләр ясармын дип өмет итәм.

– Мөселман фамилиягә карап сезне сайламасалар, ни эшләрсез?

–Татарлар Мәскәүдә чит кеше түгел, үзебез тырышырга тиеш. Әгәр дә сайламасалар, язмыштан узмыш юк дип юанырмын.

– Сайланучы арасында тагын бер милләттәшегез, сезнең якташ, Түбән Новгород татары Хәлиуллин Рушан да бар. Ул да мактаулы педагог, мәгариф отличнигы. Андый якташ һәм милләттәш белән ярышу авыр түгелме? Тавышларны бергә тупларга теләмисезме?

– Мин Рушан абзыйны әле белмим. Тик шурага икебез дә узарбыз һәм шунда танышырбыз дип өмет итәм.

– Сез, Рушан белән Ильяс исемле кешеләр, руслар каласында мәгариф шурасына үтеп керергә өмет итәсез. Ә бу арада Мәскәү мәктәпләрендә балаларны православлаштыралар дип халык зарлана.

– Аллаһ белә. Бездә андый нәрсә юк. Зарланган мәктәп Яңа Мәскәүдә бит (Мәскәү читендәге бистә – ред.), анда үз кагыйдәләре урнашкандыр, ә бездә – Иске Мәскәүдә – үзебезнеке. Шулай да диннәр укыту проекты уңышлы килеп чыкмады дип уйлыйм. Мәскәүнең үзендә эшлим, монда үзең теләгән програмны таләп итәргә кулай. Ә менә Яңа Мәскәүдә димәк үзгәрәк. Мәскәүдән читтә торучы рус өлкәләрендә безнең татарларга аеруча катлаулы. Мәсәлән, Владимирда бу дәресне укыту мөселманнар өчен җайсыз итеп оештырылган.

Ильяс Мусин
Ильяс Мусин

– Сезнең мәктәптә дә дини белем биреләме?

– 4нче сыйныф балаларына бирелә. "Дини мәдәният нигезләре яки дөньяви әхлак" укытыла, (“Основы религиозной культуры или светская этика”, ОКСЭ дип атала). Әти-әниләр үзләре кулай төрен сайлап ала: йә православие, йә ислам дине яки дөньяви әхлак дәресен сайлап алалар.

Безнең мәктәптә ислам динен мин укытам. Мәскәү Ислам университетының элекке ректоры Марат Мортазин чыгарган дәреслекне кулланам. Ул “Ислам мәдәнияте нигезләре. 4-5нче сыйныфлар” ("Основы исламской культуры. 4-5 классы") дип атала. ОКСЭ бер ел гына укытыла. Бу курс бездә 4нче сыйныфта кулланыла. Ләкин безнең лицей бар Мәскәү өчен җавап бирә алмый. Күп мәктәпләрдә ислам динен укыта алучы кеше юк бит. Шуңа күрә Мәскәүдәге күпчелек мәктәпләрдә балалар йә православ динен, йә дөньяви әхлакны сайлый. Исламны да сайларлар иде, инициатива күрсәтүче укытучылары юктыр. Директорлар ислам укытылуны яклый. Моның өчен Мәскәүдә мөселман укытучылары курслары да ачылды. Әйтик, Мәскәү гомуми белем бирү институтында ислам фәне буенча белгечләр әзерләнә. Укытучылар ул институтта белемен күтәрә, яңа белгечлек ала. Анда яһүди, мөселман һәм православ динен аңлатучы укытучыларны иркенләп әзерлиләр.

– Балаларның дини белем сайлау хокукы ничек башкарыла?

– 3нче сыйныфта укыганда әти-әниләре алар өчен сайлап гариза яза: алар нинди дин укытылуын теләсә, шул динне укытабыз. Бер бала гына булса да, ул теләгән динне укытабыз. Узган ел мин биш балага ислам динен укыттым. Ә быел исә бер кыз баланың ата-анасы гына ислам диненә гариза язды. Шул бердәнбер баланы мин укытам. Вөҗдан иреген кысмыйбыз.

– Теләк белән булгач, өстәмә яки факультативтыр инде ул? Аны укытканга хезмәт хакын кем түли?

– Юк, факультатив түгел. ОКСЭ тарих, математика кебек үк гадәти вакытта укытыла. Тулы дәрес. Ә өстәмә курслар төп дәресләр беткәч, төштән соң калып укытыла. Без көндезге сыйныфтагы балаларны өчкә бүләбез. Бер өлеш православ дәресенә, берсе дөньяви әхлакка, бер өлеш исламга китә.

– Православиены ничек укыталар?

– Православ фәне минеке түгел, аның дәреслек эчтәлеген төгәл белмим.

– Күпчелек бала православ дәресенә йөриме?

– Юк. Быел дүрт бала гына аны сайлады. Ә зур күпчелек, егерме баладан артыгы, дөньяви әхлак дәресенә йөри.

– Сездә берешәр генә сыйныф әллә?

– Әйе, дүртенче сыйныф берәү генә.

– Нигә шулай аз? Шәхси мәктәпме әллә?

– Юк, без дәүләтнеке. Бездә лицей эшли. Элек башлангыч сыйныфлар бөтенләй юк иде. Соңгы елларда гына ачтык. Ә 8нче сыйныфка биш төркем туплана. Алар 11нче сыйныфка кадәр укый.

– Дарвин тәгълиматы ​һаман да укытыламы?

– Биология дәресендә Дарвин тәгълиматы укытыла.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG