Татар халкы кайда гына яшәмәсен – Русия төбәкләрендәме, Австралиядәме, Финляндиядәме, Америкадамы һәрчак төп мәркәзенә – Казанга күз төбәп яши. Бу безнең каныбызда. Әлбәттә, милләттәшләребез гомер-гомергә бар дөньяга сибелеп яшәгән, бу җәһәттән без яһүдләр белән охшашбыз. Кайда гына булсак та зур уңышларга ирешүче гыйлемле һәм булдыклы, тырыш халык без. Бу фикерләрем әле генә Казанда Бөтендөнья Татар конгрессының киңәйтелгән утырышында һәм "Татарстанның эшлекле партнерлары" форумында катнашып кайткач тагын да ныгыды. Әйе, күп илләрдән килгән абруйлы милләттәшләребез белән таныштык, аралаштык һәм проблемнарыбыз хакында сөйләштек без. Мондый форумнар бик тә кирәк. Моның өчен Татарстан җитәкчелегенә дә, Бөтендөнья Татар конгрессына да бик рәхмәтлебез. Казанда кайнашып алу киләчәктә башкарасы эшләребезгә юл күрсәтү максатыннан да файдалы дип уйлыйм. Әмма милли мәркәзебезгә булган әлеге сәфәремнән кайткач кайбер борчуларым һәм теләкләрем белән дә уртаклашмыйча булдыра алмыйм.
Казан милли йөзен югалта
Казанда торган саен күбрәк чиркәүләр калкып чыга. Православ диненең йогынтысы дәүләт эшләренә дә үтеп керә дигән тәэсир кала
Иң беренче тәэссоратларым Казанның тышкы йөзенә бәйле. Без аны Русиянең башка шәһәрләреннән аермалы буларак милли үзгәлеге булган башкала итеп күрергә телибез. Бу архитектурага гына кагылмый. Анысы да бик мөһим, әлбәттә. Шәһәрдә торган саен күбрәк чиркәүләр калкып чыга һәм яңаларын төзү ниятләре бар. Православ диненең йогынтысы дәүләт эшләренә дә үтеп керә дигән тәэсир кала. Феофан атакайлар сәясәте дин өлкәсеннән читкәрәк тә чыга түгелме соң? Аннан башкалада милли бизәкле һәм милли проектлы йортлар күбрәк булса күңелгә бер җылылык биреп торырлар иде. Дөрес, республика җитәкчелеге бу юнәлештә эшләр алып бара. Яңа Татар бистәсендәге күркәм үзгәрешләр моңа ачык дәлил. Әмма диңгездәге тамчы гына шул бу гамәлләр. Фидаи затларыбызга һәйкәлләр кую да бик акрын бара. Сара Садыйкова кебек асыл кызларыбыз истәлеген мәңгеләштерү эшләре дә елларга сузылгач, башкаларга сан да юк инде.
Форум тәгаен эшләргә башлангыч салсын
Мин юрист, хокук белгече, адвокат буларак бик күп эшкуарларга һәрдаим хокукый ярдәм күрсәтеп торам. Шуңа күрә Казандагы бу форумга да эшмәкәрләрнең тәгаен сөйләшүләрен, үзара хезмәттәшлек турында ниндидер килешүләр төзү ихтималлыгын да көтеп барган идем. Әмма андый хәлләр булмады. Пленар утырышларда да, комиссияләр җыелышларында да чыгыш ясаучылар, нигездә, үзләре башкарган эшләр хакында сөйләде, йә булмаса проблемнары белән уртаклашты. Шуңа күрә минем тәкъдим шундый – мондый форумга фәкать тәгаен проектлар әзерләүчеләр һәм яңа килешүләр төзүчеләр генә чакырылырга тиеш дип исәплим.
Теплицага, кошчылык фабрикасына барып сәяхәт кылу, сокланып йөрүдән ни мәгънә?
Йөзләрчә кешенең җыелып буш сүзләр сөйләвеннән файда юк. Алдагы елларда үтәчәк җыеннарга Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килүче татар эшмәкәрләре инде әзер проект-тәкъдимнәре белән килергә тиеш, ә Татарстан җитәкчелеге һәм эшкуарлык өчен җаваплы оешмаларның алар белән алдан ук үзара файдалы килешүләр имзалау өчен әзер булуы шарт. Ә болай кайда нәрсә эшлиләр, нинди уңышлары бар дигән темага сөйләшүләр вакытны бушка уздыру гына. Теплицага, кошчылык фабрикасына барып сәяхәт кылу, сокланып йөрүдән ни мәгънә?
Милләт язмышы үзәктә булсын
Ни өчендер конгресс Башкортстанда яшәүче миллион ярым татарның еллар буена җыелып килгән кискен проблемнарын күрмәмешкә салыша
Бөтендөнья Татар конгрессы эшчәнлеген даими күзәтеп барам. Анда байтак еллар эшләгән, төрле комиссияләрне җитәкләгән егетләр бар. Сүз дә юк, дөньяның күп тарафларына йөриләр, анда яшәүче милләттәшләребез янында булып сагыну-сагышларын басалар. Сабантуйлар, башка бәйрәмнәр оештырып торулары хакында да еш күрәбез. Әмма мине шул гаҗәпләндерә: ни өчендер Конгресс вәкилләре Башкортстанда яшәүче миллион ярымга якын татарның еллар буена җыелып килгән кискен проблемнарын күрмәмешкә салышалар. Әлеге дә баягы ике республика арасын бозмаска тырышуданмы, башка сәбәптәнме, һич аңлашылмый. Ә бит кайдадыр Ерак Көнчыгыштагы, Әстерхандагы һәм башка ерак төбәкләрдәге берничә мең татар гомум татар милләтенең сакланышын тәэмин итә алмый. Ул яклардагы татарлар урыс йогынтысында эреп бетеп бара инде.
Бюджетның өчтән берен тулыландырып торучы татар халкы телевидениедә үз тапшыруларын карый алмасын әле, бу ни дигән сүз?
Ә Башкортстандагы миллион ярым татар ул гомум татар халкының милләт буларак сакланып калуына зур өлеш кертә ала. Тик аның үзенә дә ярдәм итү кирәкле. Әгәр Татарстан җитәкчелеге Уфа һәм Урал ягы татарлары милли мәнфәгатьләренә, аларның көнүзәк проблемнарына кызыксыну белдерсә, ярдәм итү омтылышын күрсәтсә, Башкортстан хакимиятләре дә битараф кала алмас иде. Республика бюджетының өчтән берен тулыландырып торучы татар халкы Башкортстан телевидениесендә үз тапшыруларын карый алмасын әле, бу ни дигән сүз? Элекке атнасына ярты сәгатьлек булса да “Рәйхан” тапшыруын караудан да мәхрүм бит милләттәшләребез. Ә күпме татар мәктәпләре ябыла, вузлардагы татар бүлекләренә талиплар кабул итү кими. Бу бер дә ярый торган эш түгел. Телне саклап калу өчен Башкортстанда татар теле дә дәүләт статусына ия булырга тиеш. Бу мәсьәлә көн тәртибеннән төшмәгән әле дә.
Төп максат – үз дәүләтчелегебез өчен көрәш
Путин җитәкчелеге елларында без ирешелгән уңышларыбыздан да колак кактык
Татар халкы – бөек милләт. Моны хәтта бер чыгышында ил президенты Владимир Путин да әйткән иде. Без заманында көчле дәүләтләр тоткан халык. Ә хәзер килеп без хокуксыз хәлдә. Кайчандыр бездән мәдәни яктан кайтыш милләт булган, бездән күп нәрсәгә өйрәнгән халыклар да Совет берлеге таркалгач, үз дәүләтләренә ия булды. Ә без һаман коллар хәлендә. Туксанынчы еллар башында тәвәккәлрәк булсак, без дә дәүләтебезгә нигез салган булыр идек. Әмма кулдан ычкындырдык бу мөмкинлекне. Ләкин изге максаттан баш тартырга хакыбыз юк. 1997 елда ук мөстәкыйль дәүләт төзү хыяллары белән федератив килешү дә төзелде. Әмма Владимир Путин җитәкчелеге елларында без ирешелгән уңышларыбыздан да колак кактык.
Киләсе елда Русия белән ике арадагы шартнамәнең мөддәте чыга. Аны яңадан озайту һәм эчтәлеген тагын да баету, киңәйтү өчен кыю адымнар ясарга иде. Без шул ук Беларус республикасы Русия белән төзегән федератив килешү рәвешендә үзара мөнәсәбәтләрне көйләсәк иң яхшысы. Бер караганда географик сурәттә без Русия эчендә, әмма күбрәк автономиягә ия булабыз. Булсын ул уртак икътисад, уртак валюта, әмма шул ук вакытта безнең сәяси иреклекләр күбрәк булсын. Шул чакта безне Берләшкән милләтләр оешмасы да таный алачак. Башка чит илләр белән турыдан-туры элемтәләр дә урнаштыра алачакбыз. Хәтта шул ук Русиянең Обрнадзор дигән оешмасы да безнең милли мәгарифкә кысыла алмас, туган телебездә белем бирү артыр, ана телебездә чыгарылыш имтиханнарын бирә алыр балаларыбыз.
Мин халкымның киләчәгенә ышанам. Кайчан да булса без дәүләтле булачакбыз. Милли рухыбыз бөтенләй сынмаган әле. Ә Татарстан җитәкчелеге исә бу юнәлештә киң җәмәгатьчелеккә, татар милли оешмаларына таянырга тиеш. Менә шундый фикерләр кайный башымда Казаннан йөреп кайткач.
Наил Мәхмүтов
Русиянең мактаулы адвокаты, Башкортстан адвокатлар коллегиясе рәисе
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра