Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама Русия хакер һөҗүмнәренә җавап бирергә вәгъдә итә


Барак Обама
Барак Обама

Кушма Штатлар Русия киберһөҗүмнәренә җавап бирәчәк. Һөҗүмнәр соңгы президент сайлавы нәтиҗәләренә тәэсир ясау максатыннан башкарылган диелә.

АКШ Русия тарафыннан оештырылган хакер һөҗүмнәренә җавап кайтарырга җыена.

"Чит ил дәүләтенең сайлау тәртибенә йогынты ясарга омтылышы җәзасыз калмаска тиеш. Ничек һәм кайчан җавап бирергә, анысын үзебез хәл итәрбез. Кайбер чаралар турында, бәлки, ачыктан-ачык хәбәр итәрбез, ә кайберләре турында – әйтеп тормабыз", дигән АКШ президенты Барак Обама.

Американың күзләү оешмалары Русия хакерлары Демокарлар фиркасенең компьютер челтәрләренә һөҗүм иткән һәм Һилари Клинтонның сайлау штабы рәисе Джон Подестаның шәхси электрон почтасына үтеп кергәннәр дигән нәтиҗә чыгарганнар.

Үзәк күзләү идарәсе бу һөҗүмнәрнең максаты Дональд Трампка ярдәм итү дип белдерсә дә, Обама әлеге нәтиҗәне хупламый. Клинтон хакерлар һөҗүме аркасында җиңелде дип тә уйламый. "Ләкин хакерлар демократлар намзәтенә барыбер күбрәк зыян салдылар", дип тануын белдерә ул.

Трампның 20 гыйнварда буласы инаугурациясенә кадәр күзләү оешмалары Обама кушуы буенча киберһөҗүмнәр һәм аларның төп максатлары турында тулы хисап әзерләргә тиеш. Дональд Трамп хакер һөҗүмнәрен Русия оештырган дигән нәтиҗәләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG