Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь үзәгендә мәчет төзү туктатылды, читтәгесенә әлегә каршылык юк


Протест чарасында күтәрелгән шигарь
Протест чарасында күтәрелгән шигарь

Пермь шәһәр үзәгендә мигрантларга мәчет төзергә рөхсәт бар, ә безгә парк ясарга юк дип берничә дистә кешелек протест чарасы оештырылды. Биредә мәчет төзү мәсьәләсе язга кичектерелде. Үзәктән читтәге икенче мәчет төзелешенә каршылык белдерүчеләр әлегә күренми.

Мәгълүмат чаралары Пермьдә мәчет төзүгә каршылык чаралары оештырылуы турында хәбәр итте. Чараны оештыручылар читтән килүчеләргә мәчет төзергә рөхсәт бар, ә җирле халыкка парк салырга рөхсәт юк дип зарлана. Шәһәр үзәгендә мәчет төзүгә каршы кампания инде ярты еллап элек башланган.

Крылов урамында әлеге төзелешне башларга җыенган Русия үзәк диния нәзарәтенә караган Пермь өлкә мөфтияте рәисе Әнвәр хәзрәт Аблаев Азатлыкка бу турыда аңлатма бирүдән баш тартты.

Әмма "Звезда" дигән җирле мәгълүмат чарасы мәчет тирәсендәге хәлгә карата Башкорт корылтаеның Пермдәге башкарма комитеты башлыгы, Пермь Диния нәзарәте башлыгының элекке урынбасары Радик Гарипов аңлатмаларын китерә.

Аның әйтүенә караганда, Советлар берлеге заманында да хәзер халык каршылык күрсәткән Крылов урамында тарихи мәчет булган. Аны Яшел мәчет дип йорткәннәр. "Хәзерге Җәмигъ мәчете мөселман мәхәлләсенә бирелгәч, җитәкчелек, ике мәчетне дә тоту авыр дип, бу Яшел мәчетне калдырып торырга, әмма күпмедер вакыттан соң анда кайтырга килешкән иде", дип сөйли Гарипов.

Гарипов җирле урыс милләтчеләре мигрантлар җыелып куркыныч нәрсәләр планлаштырып ятачак дип, халыкны мәчеткә каршы котыртып, имзалар җыеп йөрде ди.

Гарипов, мәчетләр бүгенге көндә каты контрольдә тотыла дип, анда бернәрсә оештырып булмый дип ышандырырга тырыша.

"Настоящее время" видеосында, чыннан да, казак-активист камера алдына чыгып: "Бу безнең православ җәмәгатьчелекне котырту булып тора, без аларның шәһәрләренә килеп хокуклар дауламыйбыз" ди.

Пермь үзәгендә мәчет төзелешенә каршы протест чарасы узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:29 0:00

Башка активистлар исә, без мәчеткә дә, милләтләргә дә каршы түгел, мәчетнең башка җирдә төзелүен генә телибез, ди.

Шулай ук, хәбәрләргә караганда, яңа гыйбадәтханә базарда намаз бүлмәсендә гыйбадәт кылган мөселманнарны чын мәчет белән тәэмин итү өчен корылырга тиеш булган.

Шәһәр хакимиятләре, халык каршылыгын күреп, мәчет төзү мәсьәләсен март аена кадәр кичектерергә карар кыла.

Азатлык, бу вакыйгалар уңаеннан, татар-башкортлар күпләп яшәгән төбәктә мөселманнарга мөнәсәбәтне белергә теләп, Пермьдәге вазгыятьне тирәнрәк өйрәнергә булды.

Өлкәдә ике дини идарә эшләп килә, икесе дә мәчет төзи. Шәһәр үзәгендәге Крылов урамында төзеләчәк дип ниятләнгән, инде ярты ел дәвамында каршылыкка дучар булган мәчетне Тәлгать Таҗетдиннең Русия Үзәк диния нәзарәтенә караган мөфтият төземәкче иде. Икенче мөфтият үз төзелешен әлегә тоткарлыксыз, каршылыксыз алып бара.

Русия мөселманнары диния нәзарәтенә караган Пермь мөфтияте башлыгы Илһам хәзрәт Бибарсов, Азатлыкка үзе алып барган мәчет төзелеше хакында аңлатмалар бирде.

Пермь мөселманнары диния нәзарәте башлыгы Илһам хәзрәт Бибарсов
Пермь мөселманнары диния нәзарәте башлыгы Илһам хәзрәт Бибарсов

"Безнең дини идарәгә, 10 ел буе сөйләшүләр алып барганнан соң, шәһәрнең Яблочкова урамында мәчет төзелешенә рөхсәт бирелде, хәзер аның нигез чокыры казылды, субайлар кагырга җыеналар. Аңа җирле халык каршылык күрсәтми. Анда күбесенчә татарлар һәм башкортлар яши, бу мәчет алар өчен төзелә. Әлеге мәчет төзелеше дә шушы якта яшәүче мөселманнар соравы белән башланган иде, чөнки алар шәһәр үзәгендәге Җәмигъ мәчетенә йөрергә ерак, юлларда тыгыннар, җомгага барып җитәр өчен бер сәгать алдан чыгарга кирәк дип зарланды һәм якында мәчет булуын теләгән иделәр", диде Бибарсов.

Илһам хәзрәт әйтүенчә, бу яңа мәчет 300 кеше генә сыйдырышлы булачак, 300ләп дүрткел метр кишәрлектә генә төзелә.

Пермьдә 5 мәчет һәм ике базарда намаз уку өчен 800 кеше сыйдырышлы ике бүлмә бар. Илһам хәзрәт әйтүенчә, мәчетләр чыннан да җитми.

Пермнең Җәмигъ мәчете
Пермнең Җәмигъ мәчете

"Безнең мәчеткә (Җәмигъ мәчет - ред.) бер мең кеше сыя, ул гадәттә тулы була. Кыш көннәрендә кеше килмәскә мөмкин, әмма елның җылы вакытларында җиргә такталар җәябез, эчкә сыймаган мөселманнар намазлыкларын тышта җәеп укый", ди Пермь мөфтие Илһам хәзрәт.

Рәсми саннарга караганда, Перм каласында 32 меңнән артык татар, 8 меңләп башкорт яши. Башка мөселман халыкларның саны рәсми әйтелми.

XS
SM
MD
LG