Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанда "Ил-Ат" урынына Олуг Мөхәммәд һәйкәлен куярга кирәк"


"Казанда "Ил-Ат" урынына Олуг Мөхәммәд һәйкәлен куярга кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:03 0:00

"Казанда "Ил-Ат" урынына Олуг Мөхәммәд һәйкәлен куярга кирәк"

17 декабрь Казанда ялгыз пикет уздырган ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев, Татарстан башкаласында татар тарихына багышланган бер һәйкәл дә юк, бу оят һәм хурлык, дип белдерде. Бауман урамында урнаштырылачак "Ил-Ат" сыны урынына ул Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл куюны таләп итә.

Бауман урамында узган пикетка Фәрит Зәкиев, "Мэр Метшин! Олуг Мөхәммәд һәйкәле урынына килбәтсез курчак-атны ("Ил-Ат") кую - татар тарихын мыскыл итү", дигән шигар күтәреп чыкты.

Зәкиев, Казанда татарның борынгы тарихына кагылышлы бер һәйкәлнең дә булмавы Казан мэриясе һәм Татарстан хөкүмәте өчен хурлык, дип белдерде.

"Татарларның башкаласы урамына чыкса туристлар, кайда соң монда татарлар, кайда соң монда татарларның башкаласы, дип эзләп йөриләр. Чыннан да, Казан урамнарында татарча игъланнар юк, татарча сөйләшмиләр, татарча һәйкәлләр юк.

Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл кую өчен Татарстан рәссамнар берлеге Казан хакимиятенә мөрәҗәгать итте, әмма аны кире кактылар. Ә ниндидер шикле жирафка охшаган җанвар һәйкәлен Бауман урамына куймакчы булалар.

Бауманга чыксаң, монда татарлыкның эзе дә юк. Ул ниндидер бер урыс шәһәренең урыс урамы", дип белдерде ул Азатлыкка.

14 ноябрьдән 14 декабргә кадәр Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе сайтында "Ил-Ат" сынына карата тавыш бирү барды. Тавыш бирүчеләрдән сынның кирәклеге һәм кирәк булган очракта аны урнаштыру урынын сайлауны да сорадылар. Интернетта тавыш биргән казаннарның күпчелеге "Ил-Ат" дип аталган сынны башкаланың Бауман урамында урнаштыруны яклап тавыш бирде.

"Ил-Ат" композициясенең авторы, Финляндиядә яшәүче татар сынчысы Рафаил Сәйфулин үз иҗат җимешенең туган якка мәхәббәтне чагылдыруын белдерде. "Ат үзенең сыртына кечерәйтелеп ясалган тулы бер дөньяны күтәргән – менә татар кешесенең җанына кадерле авылы, авыл уртасында манаралы мәчет", ди ул.

Сын ачык төстәге җизгә ялтыравык һәм тонык итеп алтын йөгертеп ясалачак. Автор әйтүенчә, бу сын – бизәнү әйберләре эшләгәндәге кебек зур нечкәлек белән оста итеп башкарылырга тиешле сәнгать әсәре. Атның өстендә урын алачак кечкенә кеше сыннары, җанварлар, кошлар, музыка уен кораллары да бик нәфис эшләнергә тиеш.

XS
SM
MD
LG