Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ИнтехБанк үз эшен туктатып тора


ИнтехБанк

Татфондбанк вакыйгасыннан соң ИнтехБанк та үз эшчәнлеген чикли башлады. Эшне туктатып торуны “техник сәбәпләр аркасында” дип аңлаталар.

19 декабрьдән "техник сәбәпләр аркасында" Интехбанк үз эшен туктатып торачак. "Якын арада техник проблемнар хәл ителәчәк", диелә банк хәбәрендә. ИнтехБанкның кайчан эшли башлавы, оешманың сайтында белдереләчәк.

ИнтехБанк Татфондбанк партнеры санала, 15 декабрьдә Татфондбанкта вакытлыча идарә кертелде. Вакытлыча идарә белән кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы шөгыльләнәчәк.

19 декабрь Татфондабанкның офислары ачылуы турында хәбәр ителде. Бүлекләр иртәнге уннан кичке өчкә кадәр эшләячәк. Банкта акча алып булмый, бары тик кредитлар түләргә яки кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгыннан кертемнәрне алу турында киңәш сорарга мөмкин.

ИнтехБанк – активларына караганда, уртача банк санала. Күпчелек бүлекләре Татарстанда урнашкан, Мәскәү һәм Петербурда берничә филиалы эшли. Банкларның хиссәләрен тотучылар арасында НАСКО иминият ширкәте, Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы бар. Банк идарәсен Марсель Зарипов җитәкли.

XS
SM
MD
LG