Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чикләрне танымаган журналистлар": 2016 елда дөньядә 74 журналист һәлак булган


Журналист Украинадагы бәрелешләр вакытында
Журналист Украинадагы бәрелешләр вакытында

Бу сан былтыргы белән чагыштырганда кимрәк. Ләкин журналистларның күбесе үз гомерләрен саклап калыр өчен сугыш барган илләрдән китәргә мәҗбүр булган.

2016 елда ким дигәндә 74 журналист һәлак булган, дип хәбәр итә "Чикләрне танымаган журналистлар" хокук яклау оешмасы. Былтыргы белән чагыштырганда бу сан 27гә кимрәк. Ләкин оешма белдерүендә әйтелгәнчә, матбугат чараларында эшләүчеләрнең күбесе Сүрия, Әфганстан яки Либия кебек илләрдән гомерләрен саклап калу өчен китәргә мәҗбүр булганнар.

2016 елда һәлак булган журналистларның өчтән бер өлеше алдан уйланган үтерү һәм һөҗүмнәр корбаны булган. Сугыш бармаган илләр арасында матбугат чаралары өчен иң куркыныч ил булып Мексика танылган. Анда 9 кеше һәлак булган.

Иң күп журналист - 19 кеше - быел Сүриядә һәлак булган. Икенче урында - Әфганстан. Бу илдә һәлак булган журналистларның унысы да үз һөнәре аркасында үтерелгән ди "Чикләрне танымаган журналистлар" оешмасы.

XS
SM
MD
LG