Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Русия илчесенә һөҗүмне ничек аңларга?


Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов чыгыш ясаганда аңа атачак кеше артында тора
Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов чыгыш ясаганда аңа атачак кеше артында тора

Төркия һәм Русия белгечләре Азатлыкка һөҗүмнең ике ил арасында соңгы бер елда булган сәясәтнең нәтиҗәсе буларак бәяли.

Дүшәмбе көнне Әнкарада Заманча сәнгать галереясында "Русия төрекләр күзлегеннән" дип аталган күргәзмә ачылышында Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловка һөҗүм булды. Соңрак мәгълүмат чаралары илченең үлеме турында хәбәр итте. Кулына корал тоткан кеше Русия илчесенә атканда "Аллаһу әкбәр. Бу Хәлеб өчен үч. Бу Сүрия өчен үч. Сез безнең җирләрдә кылганнарыгыз өчен җавап тотарсыз. Без иминсез булганда, сез дә иминсез булырсыз. Китегез аннан. Мин моннан үлми китмәм" дип кычкырган. Төркиянең мәгълүмат чаралары аның Әнкара полициясенең 22 яшьлек хезмәткәре Мәүлүт Мерт Алтынташ (Mevlüt Mert Altıntaş) булуын хәбәр итте. Егет полициянең махсус бүлегендә, каршылык чараларындагы халыкны куып тарату бүлегендә эшләгән. Полиция аны үзен атып үтерде.

Якын Көнчыгышта Төркия һәм Русия сәясәте белгече Тимур Әхмәтов бу вакыйгадан соң ике арадагы мөнәсәбәтләрнең ничек үзгәрәчәген, тарафларның моны ничек файдаланырга тырышачагын фаразлап карады.

Русия-Төркия мөнәсәбәтләре үзгәрмәячәк​

Русия-Төркия мөнәсәбәтләре әллә ни үзгәрмәячәк. Бер якның да көчкә-көчкә җылына башлаган мөнәсәбәтләрне яңадан җимерү нияте юк кебек. Русия моны террорга каршы сугышны тагын да көчәйтү өчен кулланачак, беренче чиратта Сүриядә. Русия моннан соң Сүриядә калырга хокукыбыз бар, "террорчылар илчебезне үтерде" дип әйтә алачак.

Мәскәү Төркиянең бу һөҗүмне ни дәрәҗәдә тиз һәм нәтиҗәле итеп тикшерүен күзәтәчәк

Илчегә һөҗүм Русия тарихында бик зур әйбер, моның Русия дәүләтең яңа тарихында булганы юк. (Соңгы тапкыр Мәскәү илчесенә һөҗүм 1927 елның 7 июнендә булган. Варшау вокзалында ак эмигрантлар активисты Борис Коверда совет илчесе Петр Войковны атып үтергән - ред). Төркия өстендә бик зур җаваплылык. Мәскәү Төркиянең бу һөҗүмне ни дәрәҗәдә тиз һәм нәтиҗәле итеп тикшерүен күзәтәчәк.

Сүриядә сәясәт үзгәрмәячәк

Русиянең Сүриядәге сәясәте Төркиягә генә бәйле түгел. Шулай да Мәскәү бу һөҗүмне Әнкарага басым ясар өчен куллана ала. Төркия моннан соң Сүриягә килгәндә Русиянең сүзен күбрәк тыңларга мәҗбүр була ала. Төркия хакимиятләренә бу һөҗүм бик авыр сынау булачак. Бер яктан Төркия мәгълүмат чараларында Русия һәм Хәлебтәге хәлләрне яктырту нәтиҗәсе бу. Икенче яктан Төркиянең күзләү хезмәтләре һәм эчке гаскәрләрендәге булдыксызлыкны тану нәтиҗәсе бу.

Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбенең Көнчыгыш сәясәте белгече Леонид Исаев шул ук фикерне дәвам итә. ​

Бер көнне дошман, икенче көнне дус: халык аңламый

Ил җитәкчеләре дуслашырга хәл итсә дә, халыкның аңында дошманлык сәясәте дәвам итә

Төркиянең мәгълүмат чаралары соңгы бер елда "Русия низаг тудыручы җимерүче көч" дип сөйләде. Русиядә Төркия турында шундый ук сүзләр яздылар һәм сөйләделәр. Төркиядә кичен телевизор караган гади кеше, билгеле, Русияне дошман дип белә. Бездә дә Төркияне "тарихи дошман" дип күрсәттеләр. Аңа карата кырыс сәясәт алып барырга чакырдылар, көч куллануга кадәр. Төркиядә дә шул ук хәл. Ил җитәкчеләре тиз генә дуслашырга хәл итсә дә, халыкның аңында ул дошманлык сәясәте дәвам итә. Илчене үтерү ул турыдан-туры булмаса да, шундый сәясәтнең нәтиҗәсе.

Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач Әнкарада булган террор гамәлен үзенең Facebook битендә хөкем итте.

"Төркиянең Татарстандагы консуллыгы Андрей Карловка каршы кылынган террор гамәлен катгый рәвештә хөкем итә. Аның Төркия-Русия мөнәсәбәтләрен яхшырту юнәлешендә тырышлыкларына шаһит булдым. Илченең гаиләсе һәм Русия халкы кайгысын уртаклашам. Төркия белән Русия дуслыгына ышануыбызны дәвам итәчәкбез", диелгән Казандагы баш консул белдерүендә.

20 декабрь Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Сүриядәге низагны чишүгә багышланган Русия-Төркия-Иран сөйләшүләрендә катнашыр өчен Мәскәүгә килде.

XS
SM
MD
LG