Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 18:44

Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмачның вазифа мөддәте киләсе җәй ахырына кадәр озайтылды. Бу хакта Турхан Дилмач үзенең Инстаграм битендә белдерде.

"Матур, дәртле, нурлы һәм моңлы Казанда вазифабызның вакыты озайтылды. Җәй ахырына кадәр Төркия-Русия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан-Төркия хезмәттәшлеген ныгыту юнәлешендә эшләвебезне бик теләп дәвам итәчәкбез" дип яза Дилмач.

Ул моны Азатлыкка да раслады. "Казанда эшләүне дәвам итәчәкмен. Кайчанга кадәр икәнен белмим, сентябрьләргә кадәрдер", диде ул.

Турхан Дилмачның вазифа мөддәте быел сентябрьдә чыккан иде. Ул тагын бер елга озайтылды.

Баш консул үзенең шат булуын белдерде. "Казан безнең өчен мөһим урын, без монда начар эшләмәдек. Вазифа озайту очраклары еш булмый" диде Турхан Дилмач Төркия тышкы эшләре министрлыгының әлеге карарына ишарәләп.

​Төркиянең Русиядәге баш консуллыгы 1996 елның 2 сентябрендә Казанда рәсми рәвештә ачылды. Бу консуллык Казанда ачылган беренче чит ил дипломатик вәкиллеге дә булды. Русиядә, Казаннан кала, Төркия тагын өч шәһәрдә вәкиллек тота: Мәскәү, Новороссийски һәм Петербурда.

Төркиянең Казандагы баш консуллыгы карамагына Татарстан, Башкортстан, Мари Иле, Мордовия, Чуашстан республикалары һәм Самара өлкәсе керә.

Турхан Дилмач – Казанда эшләүче Төркия консулларыннан унынчысы. Татарстанга ике ел элек билгеләнде.

XS
SM
MD
LG