Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 14:35

Путин белдерүенчә, Үзк банк Татарстан җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшли, алар кертемчеләргә, шул исәптән юридик затларга дә ярдәм итү юлларын эзлиләр

Русия президенты Владимир Путин матбугат очрашуында Татарстан журналистының Татфонбаднк тирәсендә килеп туган хәлгә бәйле соравына җавап биреп, Русиянең Үзәк банкы Татарстан җитәкчелеге белән актив эшли: алар бөтен кертемчеләрне, шул исәптән юридик затларга ярдәм итү юлларын эзли дип әйтте.

Путин фикеренчә, илгә зур булмаган төбәк банклары да кирәк, ләкин алар мөштәриләр белән яхшырак эшли алсын өчен таләпләрне киметү мөмкинлеген карау зарур.

Моннан тыш, ул финанс системасын сәламәтләндерү эше Русиядә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә дә хуплау таба дип белдерә. "Үзәк банк хаталы гамәлләр кыла дип беркем дә санамый", ди Русия президенты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG