Һәлакәтне тикшерү комиссиясендә белдерүләренчә, "кара тартма"ның тышкы өлеше төзек, эченә су кермәгән һәм магнит тасмасы сакланган дип фаразларга мөмкин.
Беренче җайланманы сишәмбе тапканнар иде.
Беренче "кара тартма" мәгълүматларын тикшерү һәлакәткә китерергә мөмкин булган сәбәпләрне берникадәр киметте, ләкин нинди дә булса нәтиҗә чыгару әлегә иртәрәк, дип белдерделәр саклану министрлыгында.
Дүшәмбе Федераль иминлек хезмәте очкычта теракт яки диверсия билгеләре тапмавын белдерде һәм очкычның очып китү тизлеге дә гадәттәгедән аерылмаган диде.
Диңгез төбендә Ту-154 очкычы төшкән урында дүртенче көн эзләү эшләре бара. Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, җир өстенә 15 мәет, 12 эре һәм 1500дән артык вак кеше өлешләре табылган.
25 декабрьдә Русия саклану министрлыгының Ту-154 очкычы Александров хәрби ансамбле музыкантлары, җырчылары, журналистлар белән Сүриягә хәрбиләрнең Яңа ел бәйрәменә юл тотканда Кара диңгезгә төште.