2013 елда Семак футболчы карьерасын тәмамлый һәм Петербурның "Зенит" такымының тренерлар штабына керә. 2014-2016 елларда ул Русия җыелма такымы баш тренерларының ярдәмчесе булды. Башта Сергей Семак Фабио Капелла белән, аннары Леоник Слуцкий белән эшләде. Русия җыелмасына Станислав Черчесов килгәч, такымның тренер штабыннан китте.
Семак ЦСКА, "Рубин" һәм "Зенит" такымнары составында биш тапкыр Русия чемпионы булды. Моннан тыш, ул чч тапкыр Русия Суперкубогында җиңде, 2005 елда УЕФА Кубогы алды, Евро-2008дә бронза медаль яулады.
"Уфа"ның элекке тренеры Виктор Гончаренко декабрьдә ЦСКАга киткән иде.