Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 22:02

Илмир Әхмәтҗанов: "АКШка килүче татар-башкорт яшьләре арта"


Илмир Әхмәтҗанов (түбәтәйле) Нью-Йоркта татарларның "Көзге очрашу" кичәсен алып бара

АКШның Питтсбург шәһәрендә яшәүче Илмир Әхмәтҗанов сүзләренчә, укырга һәм җәен эшкә килгән татар-башкорт яшьләренең күпчелеге Кушма Штатларда торып калу ягын карый. 20-30 проценты гына кире кайтып китә ди ул.

Тумышы белән Башкортстанның Кушнарен районы Яңа Кормаш авылыннан булган Илмир Әхмәтҗановның АКШта яши башлавына 10 ел булды. Үзе Пенсильвания штаты Питтсбург шәһәрендә яшәсә дә, бар Америка буйлап татарларны туплау, милли-гореф гадәтләрне саклау, бәйрәмнәр һәм Сабан туйларын үткәрү эшен актив алып бара ул. Туклану ширкәтен оештырып бизнесын булдырган Әхмәтҗанов, үзе әйтмешли, "АКШка агылган татар-башкорт яшьләре"нең бер өлешенә файдалы киңәшләре һәм эш урыны белән дә ярдәм кулы суза.

Азатлык Илмир әфәнде белән АКШка килгән яшьләр, аларның дөньяга карашлары, Америкада калу юллары турында сөйләште.

– Илмир, Кушма Штатларга татар кызлары "агыла гына" дип әйтәсең. Бу "агылуны" ничек күз алдына китереп була соң? Алар айга биш-алты кыз киләме?

– Сан ягыннан төгәл генә әйтеп булмый инде аны. Татарстаннан, Башкортстаннан, башка төбәкләрдән киләләр. Фейсбукта татарлар үзара аралашкан төрле бәләкәй төркемнәр бар бит. Анда алар: "Менә, без киләчәкбез" дип язалар. Гомумән, соңгы арада АКШка күп кеше килә башлады, һәм аларның күпчелеге укырга дип юл ала. Илне күрергә килүчеләр дә бар. Җәен күпләр студентлар өчен төрле програмнар белән килә. Мин егетләрне шулкадәр күп дип әйтмәс идем, кызлар күп килә.

– Аларның килүенең максаты – Америкада күңелгә хуш килгән кеше табып, анда калумы?

– Анысын белмим. Хәзер җәйге эшкә бик күп кеше килә. Русиядә доллар үскәч, алар әйбәт кенә акча эшләп кайтып китәләр. Араларында кемнәрдер укырга кереп кала, кемнәрдер үзләренең тормыш ярларын да табалар.

– Синең "кара исәп" белән бер ел эчендә ничәләп кыз кияүгә чыгып калды?

– Төгәл генә әйтә дә алмыйм. Бик еш гашыйк булалар инде. Безнең кызлар ягымлы, уңган бит. АКШтагы егетләр аларны ярата.

Илмир Әхмәтҗанов (у) Казаннан һәм Уфадан АКШка җәен эшкә килгән кызлар белән
Илмир Әхмәтҗанов (у) Казаннан һәм Уфадан АКШка җәен эшкә килгән кызлар белән

– Кызларга кем булса да ярыймы? Америкада калу өчен милләткә карып тормыйлармы?

– Юк инде. Төрле вазгыятьтә төрлечә, миңа калса. Бәлки, чыннан да гашыйк булалардыр, яраталардыр. Минем ирем татар гына булырга тиеш дигән максат куелмый дияр идем мин. Хәзер Русиянең үзендә дә марига да, урыска да, чуашка да чыгалар. Элек кенә авылда әти-әниләре: "Юк, татар кешесе, үзебезнең кеше, мөселман булсын!", дип әйтеп торганнар. Алай да, хәзер дә төрле гаилә бар.

– АКШка килүче кызлар: "Илмир абый, килергә теләгебез бар иде, ничегрәк анда?" дип башта сиңа мөрәҗәгать итәләрме?

– Кемдер юлын үзе таба. "Килергә иде, эш белән ничек", дип мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Мин кулдан килгәнчә булышам, җәйгелеккә эшкә килүчеләрне үзебезнең өйдә тотам. Минем эшкә булышалар. Үземнең дә татар мохите ясыйсым килә. Аралашырга да, эшләргә дә җиңелрәк алар белән. Безнең татар кызлары уңганрак бит. Егетләр дә килә, гел кызлар гына түгел.

– Егетләр һәм кызларның синдә эшләве, икътисади яктан караганда, бизнесыңа ниндидер ташламалар да бирәме?

– Беренчедән, мин якташларыма ярдәм күрсәтү ягыннан аларны үземә чакырам. Килсеннәр, нигә дә булса өйрәнсеннәр дим. Аннан гаиләмә дә, балаларыма да татар телен һәм башкорт телендә аралашу максаты белән аларны чакырам. Килгән теге йә бу кыз һәм егет бәлки укырга керер, бәлки берәр эшкә алынып китер дип тә кул суза.

Алар миндә эшләгәннән АКШта минем эшкә ниндидер ташламалар каралмый. Алар студент визасы белән өч айга килә һәм 40 сәгать эшләү рөхсәт ителә. Мин аларны эшләткән өчен барлык салымнарны да түлим.

– Узган җәй ничә егет һәм кыз эшләде?

– Бишәү иде. Барсы да Казаннан, Уфадан килгән студентлар булды. Кемдер нефтянойда, кемдер аграрныйда укый. Мин ничә ел инде Башкортстаннанмы, Татарстаннанмы берәр баянчы, берәр биюче килсен иде дип телим. Нигәдер алар күренми әле...

Илмир Әхмәтҗанов ширкәтендә эшләүче татар кызы
Илмир Әхмәтҗанов ширкәтендә эшләүче татар кызы

– Өч айлык виза белән киләләр дидең. Кайтмый калганнар бармы?

– Бар.

– Кайтмый калу өчен иң шәп юл нинди?

– Укырга керәләр.

– Моның өчен инглиз телен белү шартмы?

– Юк. Башта алар иңглиз телен өйрәнергә укырга керәләр. Аннан белгечлек үзләштерәләр. Укып чыгып, белем алып кире Русиягә кайтып киткәннәр дә бар.

– Ник кайтып китәләр соң?

Һава аланында елый-елый кайтып китәләр

– Әти-әниләре чакырып ала дип әйтер идем. Кайберләре кайтасы килеп кайтып китә, ә кайберләре кайтасы килмичә, елап-елап кайтып китәләр. Төрлесе төрлечә. Американы шулкадәр яратучылар бар, һава аланында елый-елый кайтып китәләр. Хәзер PRланган киемнәр, кинолар – монда барсы да бар бит, менә сәгатьләр, айфоннар, мин реальдә бит дип исләре китә.

– Алар АКШның демократик ил булуын беренче урынга куймый мени?

– Алар аның турында уйламый. Миңа калса, АКШтагы тормыш үзенчәлеге – бөтен куелган максатларга да чагыштырмача җиңел ирешеп булу аларга ошый. Тиз күнеп китәләр, телне бик тиз өйрәнәләр.

– АКШта укырга кереп калып була дип бер сәбәпне атадык, укырга алай ук сәләтең булмаса, яшьләргә бу илдә калу өчен тагын нинди юл бар?

– Икенче юл – американ ватандашларына йә кияүгә чыгалар, йә өйләнәләр. Урамда күрәләр, танышалар. Аннан интернет аша сөйләшләр һәм сизми дә каласың өйләнешкән булып чыгалар һәм инде яшәп тә яталар.

Аннан, икенче берәүләр, АКШта яшәгән, ватандашлык алган татар-башкортлар Русиягә кайтып үзләренә яр алып киләләр.

Илмир Әхмәтҗанов Вашингтонда Сабантуй үткәрә
Илмир Әхмәтҗанов Вашингтонда Сабантуй үткәрә

– АКШта калу теләге булган татар-башкорт яшьләрендә артуга таба барамы?

– Мин арта бара дип әйтер идем.

– Икенче яктан, Русиядә мәгълүмат чаралары АКШны соңгы ике ел эчендә нык "сүкте" һәм тискәре яктан гына тасвирлады. Моның яшьләргә йогынтысы юкмы?

– АКШта яшәп, эшләп ятучылар һәм аны тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Белмим, алар көне-төне Русия телевидениесен карый микән? Бер әйтем бар бит әле, "без авылдан чыктык, авыл бездән чыкмады" дигән. Менә шушы инде ул.

– Төрле милли чаралар үткәрәсез. Яшьләр дә шактый гына җыела. Бәйрәмнәрдә сәяси темаларга сөйләшү буламы?

– Хәзер бәйрәм генә түгел, хәтта өстәл артына утырсаң да сәясәт. Кеше беләме-белмиме, сәясәтне сөйли. Безнең халык сәясәтне сөйләргә ярата. Татар-башкорт музыкантмы, рәссаммы, төзелештә эшлиме – барсы да сәясәтне шәп белә. Ул шундый фикердә ки, каяндыр ишеткән һәм син аның ул фикерен үзгәртә дә алмыйсың.

Татар-башкорт сәясәт белән яши, сәясәт белән ашый

Американнар үзләре сәясәт белән бөтенләй кызыксынмый дип әйтер идем. Үз эшенә бара, елмая-көлә, үзенең яраткан шөгыле белән мәшгуль, футболын, хоккеен карый һәм башкалар. Американнар арасында сәясәт сайлау алды кампаниясе вакытында гына булып алды. Безнең татар-башкорт сәясәт белән яши сәясәт белән ашый. Табын артында сәясәт, бәрәңге казыганда да сәясәт. Әмма сәясәтне үзгәртү түгел, ә үзенең тормышын да үзгәртә алмый.

– АКШка килүче татар-башкортларның ничә проценты кире кайтып китә?

– Русиядә тормышлары мул булган, анда яхшы эшләр көткәннәр кайтып китә инде. Мин 20-30 процент кайтып китә дип әйтер идем.

– Калучыларның ничә проценты АКШтагы демократик кыйммәтләрне, яңача яшәү кыйммәтләрен кабул итә? Авыллыгыннан чыгучылар күпме диюем?

– Бер 50 процент дип әйтер идем. Яңа гына килгән кеше гомумән онытыла. Эшли, аның мәшәкатьләре күп. Баласын укыта. Аякка баскач, хәлләнеп киткәч, Русиядә ничек икән дип уйлана башлый. Күбесе телевизордан АКШта үзе яшәгән шәһәр яңалыгын карамый, ә Русиянең яңалыкларын карап тора бит.

– АКШта татар кичәләренә кушылмаган, татар мохитенә кермәгән татар-башкортлар да бармы?

– Хәйран алар. Белмәгәннәр дә, белеп тә кичәләргә килми торганнар да бар. Татар кичәләренә бик ерактан балалары белән килгән гаиләләр дә бар.

Илмир Әхмәтҗанов Питтсбургтагы йортының ишек алдында
Илмир Әхмәтҗанов Питтсбургтагы йортының ишек алдында

– Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов АКШта бер генә булмады. Читтә яшәүчеләргә президент белән аралашу, бергә утырып сөйләшү кыен түгел. Америка татарлары милли тормыш өчен президенттан ни сорый. Мулла, мәчет, баян?

– Мин үзем "КамАЗ" машинасы сорар идем, әмма сорарга мөмкинлек юк. "КамАЗ"да йөрисе килә. Мин аны шаярыбрак, шулай сорыйм әле дип әйткән идем, бөтенесе: "Берүк сорый күрмә инде, безне мыскылга калдырма инде", дип белдерделәр. (сөйләшү шаяру төсмере алды)

– Ул "КамАЗ" машинасы Сабантуйлар үткәргәндә сәхнә итү өчен кирәкме?

– Сабантуйларга шул "КамАЗ"ны китереп куяр идек, бөтен кызлар-егетләр аның янына килеп фотога төшәр иде. АКШтагы юллардан Татарстан әләме тагып КамАЗда йөрер идек. Ул машина Татарстанда чыккан бит, йөрмәслек машина мени? Шаярыбрак сөйлим инде.

– Шул ук Питтсбургта мәчет төзергә ярдәм сорарга?

– Мәчетләр җитәрлек анда, йөре генә. Кушма Штатларда әйбәт кенә эшләгән кеше айга Татарстандагы бер авылныкы кадәр хезмәт хакы ала. Шундый хезмәт хаклары алгач мин президенттан нидер сорап утырырга оялыр идем.

Минем АКШта яшәүче татар егетләре белән сөйләшкәнем бар. Аларның акчалары да бар, бизнеслары да җайга кергән. Алар: "Татарстанда татарлык белән бәйле нидер эшлисебез килә", диләр. Теге ниндидер миллионнар чыгарырлык акчалар түгел, ә кайтып-китүне ешрак иткән эш башлау теләкләре.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG