Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия хөкүмәте социаль челтәрләр кулланучыларны кисәтте


Һөҗүм булган төнге клуб янында, Истанбул
Һөҗүм булган төнге клуб янында, Истанбул

Төркия хөкүмәте социаль челтәрләрдә дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат, шул исәптән күптән түгел Истанбулда булган террор гамәле турында ялган хәбәрләр тарату хокукый яктан тикшереләчәк, дип кисәтте.

Яңа ел төнендә Истанбулның төнге клубында билгесез кеше ут ачып 39 кешене атып үтергәннән соң, Төркия хөкүмәте социаль челтәрләр кулланучыларны кисәтеп белдерү ясады.

Документта язылганча, кыйммәтләр һәм яшәү рәвеше турында тәнкыйть сүзләре, шулай ук җәмгыятьтә каршылык тудыручы язмалар террорчыларның тегермәненә су коя. Төркиягә бүген милли бердәмлек кирәк, ә террорчыларны аклаучы теләсә нинди фикер – ул куркыныч капкын, диелә хөкүмәт белдерүендә.

Төркия хөкүмәте ватандашларын социаль челтәрләрдәге ялган хәбәрләргә игътибарлырак булырга чакыра. "Социаль челтәрләрдә таратыла торган ялган мәгълүмат дәүләт һәм халык мәнфәгатьләренә зыян сала һәм җинаять булып санала. Нәфрәт һәм дошманлык уятучы хәбәрләр таратучыларга мәхкәмә тикшерүләре башланды", диелгән документта.

Яңа ел төнендә Истанбулның Reina төнге клубында атыш булды. Хакимият аны террор гамәле дип атады. Һөҗүмче 39 кешене атып үтерде, 70ләп кешене яралады.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны “Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркем үз өстенә алган дип хәбәр ителде.

Атыш вакытында Русия ватандашы, 28 яшьлек Нурана Гасанова да һәлак булган. Соңгы елларда ул Азәрбайҗанда яшәгән, ул шунда алып кайтып җирләнәчәк, диелә.

XS
SM
MD
LG