Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 17:56

Узган елның 1 сентябрендә булган казадан соң бу Falcon 9 ракетының беренче очышы булачак, ул якшәмбегә планлаштырылган.

SpaceX ширкәте белдерүендә әйтелгәнчә, белгечләр сентябрь башында сынаулар вакытында охшаш ракетның шартлавына китергән сәбәпләрне дә тикшергән. Шартлауның сәбәбе ракетның икенче баскычында гелий тутырылган контейнер тышлыгындагы сыек кислородның янып китүе булган. Бу киләсе сынаулар вакытында искә алыначак, диелә.

Falcon 9 узган елның 1 сентябрендә Канаверал борынында уздырылган сынуалар вакытында шартлаган иде. Шуннан бирле бүтән очышлар булмады.

Американ эшкуары Илон Маск җитәкләгән SpaceX – халыкара космик станциягә йөк ташу өчен NASA белән килешү төзегән ике хосусый ширкәтнең берсе.

Falcon сүзе инглиз телендә "лачын" дигәнне аңлата. Ракетның төп үзенчәлеге – аны күп тапкыр кулланып була. Аның беренче баскычы Җиргә кире әйләнеп кайта.

XS
SM
MD
LG