Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 20:36

Русия Европа мәхкәмәсенең "Болотная тоткыны"на компенсация түләү карарын шикаять итте


Ярослав Белоусов һәм Андрей Барабанов

Русия Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең "Болотная эше" нигезендә хөкем ителгән Ярослав Белоусовка компенсация түләү карарын шикаять итте. Русия җитәкчлеге Белоусовка 12500 евро күләмендә компенсация түләргә тиеш иде.

Бу хакта Русия хокук һәм мәхкәмә мәгълүматлары агентлыгына (РАПСИ) адвокат Дмитрий Аграновский хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, Русия шикаяте Европа мәхкәмәсе карары үз көченә керергә тиеш көннән бер көн алда тапшырылган.

Былтыр октябрь башында Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе "Болотная эше” нигезендә ирегеннән мәхрүм ителгән Ярослав Белоусовның мөрәҗәгатен өлешчә канәгатьләндереп, Русия җитәкчлегеннән Белоусовка 12500 евро күләмендә компенсация түләүне таләп иткән иде.

Мәскәү дәүләт университеты студенты Ярослав Белоусов 2014 елда ике ел да дүрт айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ул инде иреккә чыккан.

2012 елда өченче мөддәткә Русия президенты итеп сайланган Владимир Путин инаугурациясе алдыннан оппозиция Мәскәүдә "Миллионнар маршы" исемле протест чарасы үткәрде. Русия җитәкчелеге моны киңкүләм тәртип бозу дип атады. Әлеге эш нигезендә 30дан артык кеше җаваплылыкка тарттырылды. Аларның кайберләре амнистиягә эләкте, ә кайберләре җәзаларын үтәп иреккә чыкты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG