Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: Русия АКШ сайлау кампаниясенә йогынты ясау өчен ныклап әзерләнгән


Барак Обама
Барак Обама

АКШ президенты Барак Обама белдерүенчә, Русиянең АКШ сайлау кампаниясенә йогынты ясавы экспромт кына түгел, ә алдан ныклап әзерләнгән план белән барган.

Дональд Трампның илнең махсус хезмәтләре чыгарган Русия киберһөҗүмнәре турындагы хисабына шик белдерүенә карата Обама "Мин республиканнарның демократ булганнары өчен генә үз ватандашларына ышанмыйча, Путинга ышанулары уңаеннан борчылам", дип белдергән. Бу хакта ул ABC телеканалына әйткән.

АКШның сайланган президенты Дональд Трамп күзләү хезмәте вәкилләре белән очрашканнан соң да 2016 елда узган президент сайлау нәтиҗәләре чит илләрнең хакерлары йогынтысы белән бәйле түгел дип белдерде.

"Барлык килешмәүчәнлекләргә карамастан, сәяси фиркаләр бер такымда уйнавын, ә Путин – чит такымда икәнен бертуктаусыз исләренә төшереп торсыннар иде", ди Обама.

Обама сүзләренә караганда, "әгәр Кушма Штатлар кибериминлеген тиешенчә ныгытмасалар, чит дәүләтләрнең америка сайлауларына йогынты ясау мөмкнлеге 30, 20, хәтта 10 ел элек күз алдына да китерә алмаган дәрәҗәгә җитәчәк".

Узган атнада АКШның күзләү оешмасы Русия президенты Владимир Путин Кушма Штатлардагы президент сайлау кампаниясенә йогынты ясау һәм Дональд Трампка ярдәм итү өчен күрсәтмә биргән дигән нәтиҗә ясады.

6 гыйнвар игълан ителгән хисапта Мәскәүнең тырышлыгы демократик фирка вәкиле Һиллари Клинтонның абруен төшереп, республикан Трампка ярдәмгә юнәлгән диелә.

XS
SM
MD
LG