Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 18:02

8 гыйнварда украин хәрби бүлекләренең берсендә хезмәт итүче өч хәрби кире бүлеккә кайтмаган. Алар белән элемтә юк.

Донбасста чикләү сызыгы тирәсендә өч украин хәрбие югалган. Бу хакта Украина көнчыгышында урнашкан операция штабы белдерә.

8 гыйнварда украин хәрби бүлекләренең берсендә хезмәт итүче өч хәрби кире бүлеккә кайтмаган. Алар белән элемтә юк, килеп туган хәлне тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Украина хәрбиләре мәгълүматларына караганда, Русия сепаратистлары аларның позицияләренә 48 тапкыр ут ачкан. Өч хәрби яраланган.

Узган атнада Украина саклану министры Степан Полторак Донбассның сепаратистлар контролендәге районнарында биш меңләп русия хәрбие бар дип белдергән иде.

Ә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының яңа рәисе Себастьян Курц "утны тулысынча туктату өчен" контроль зонасын бөтен Донбасска киңәйтү планнары турында сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG