Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар мөфтиләре аша Сүриягә патриарх Кириллны чакырганнар


Русия мөфтиләре Сүриядә
Русия мөфтиләре Сүриядә

Бер төркем татар руханилары аша Сүрия голәмәсе һәм дин эшләре министрлыгы Русия патриархы Кириллны да үз илләренә чакырган.

"Сүриянең ислам галимнәре һәм вакыф (дин эшләре) министры безнең аша Патриархны үз илләренә, шул исәптән христианнарның борынгы изге урыннары сакланган Мәгълүлә (Маалюля) шәһәренә чакырды. Аларның сүзләренчә, бу христианнарга теләктәшлек белдерүдә бик әһәмиятле булыр иде", дигән Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов Интерфакска.

Крганов сүзләренчә, Җәмәгать пулатында Сүриягә динара ярдәм фонды булдыру турында да фикер алышулар бара.

"Без хәзер җәмәгатьчелек һәм традицион диннәр вәкилләре белән Сүриягә һуманитар ярдәм җыю труында да уйлыйбыз", Крганов.

Моннан тыш, Русия мөселманнары Сүриягә дарулар һәм хастаханә лифтлары өчен җайланмалар җибәрергә җыена.

Күптән түгел бер төркем татар руханилары Сүриягә рәсми сәфәрдә булды, ислам университетлары вәкилләре, андагы абруйлы руханилар белән очрашулар үткәрде.

Русия мөселманнарының рәсми төркемен Сүриянең вакыф министры чакырган. Сүриягә, Кргановтан кала, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир Бикчәнтәев, Русия ислам университеты ректор урынбасары Рөстәм Нургалиев барды.

XS
SM
MD
LG