Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан банкларыннан акчаларын ала алмаучылар пикетка чыкты


Татарстан банкларыннан акчаларын ала алмаучылар пикетка чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00

Татарстан банкларыннан акчаларын ала алмаучылар пикетка чыкты

13 гыйнвар Казанда Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын ала алмаучылар пикетка чыкты. Пикетчылар Татфондбанкны санацияләүне һәм Татарстан банкларындагы кризисны тикшерүне таләп итте.

Тинчурин бакчасында узган каршылык чарасына 80ләп кеше чыкты. Оештыручыларның берсе Азатлыкка сөйләвенчә, пикетта банкларның Казан, Чаллы, Алабуга һәм Әлмәт бүлекчәләре мөштәриләре катнашкан.

Чарада катнашучылар кулларына "ТФБны үтерү - ышанычны үтерү", "Владимир Владимрович! Безгә санатор бирегез! Татарстанның кече бизнесын үтермәгез! "Республиканың банкы һәм бизнесы батып баручы бер көймәдә!", "Премьер-министр Илдар Халиков, сез кайда?" дигән плакатлар тотып торды.

Каршылык чарасын Ирек мәйданында уздырмакчылар иде. Ләкин җирле хакимият Тинчурин бакчасын гына килештерде. Моннан тыш 21 гыйнварда банклар клиентлары Мулланур Вахитов һәйкәле янында каршылык чарасы уздыру турында гариза тапшырганнар иде. Ләкин ул көнне Вахитов һәйкәле янында башка чара була дип, монысын да йә Тинчурин бакчасында, йә Петров паркында оештырыга тәкъдим иткәннәр. 21 гыйнварга планлаштырылган митингның кайда булачагы якын араларда билгеле булыр диләр.

Татфондбанктан акча ала алмаучылар 21 гыйнварда каршылык чараларын башка шәһәрләрдә дә үткәрергә чакыра.

XS
SM
MD
LG