Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:34

13 гыйнвар Уфаның "Ихлас" мәчетендә мәгърифәтче, галим, җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин тууына 158 ел тулу уңаеннан "Түгәрәк өстәл" узды. Анда галимнең мирасы, "Ризаэтдин Фәхретдин укулары" үткәрү кирәклеге, басылмаган бихисап хезмәтен дөньяга чыгару кирәклеге турында сөйләштеләр.

Чара җомга намазы уку белән башланды. Анда Ризаэтдин Фәхретдиннең якташлары, Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылы вәкилләре дә катнашты. Җомга хөтбәсен Кичүчат авылының Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәчете имам-хатибы Фәһим Әхмәтҗанов укыды. Ул Коръәннең "Гасыр" сүрәсе турында тәфсир бирде, аның мәгънәсен аңлатты. Моңа кадәр күрше республика имамнарының вәгазь укыганнары юк иде.

Җомга намазында
Җомга намазында

Җомга намазыннан соң мәчетнең конференц-залында "Түгәрәк өстәл" чарасы узды. Анда Әлмәт районының Кичүчат авылы музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Диларә Гыймранова, Әлмәт районы башкарма комитеты карамагындагы иҗтимагый һәм дини берләшмәләр белән эшләү бүлеге мөдире Даут Мөхәммәтҗанов, Башкортстан диния нәзарәте рәисе урынбасары Айнур Арсланов, Башкортстан педагогия университетының мөселман мәгарифе фәнни-тикшеренү үзәге мөдире Данияр Габдрахманов, Русия фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге галиме, тарих фәннәре кандидаты Марсель Фархшатов катнашты.

Иң кызыклы чыгышларның берсен Кичүчат авылы музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова ясады. Ул Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләп, биш яшендә гарәп имлясында укый һәм яза белүе, аның галим булачагын күзаллап җиде яшендә үк Чистай мәдрәсәсенә укырга җибәрүләре, 21 ел Түбән Шәлче авылы мәдрәсәсендә укуы, соңыннан хәлфәлек итүе, шәкертләргә белем бирүе турында сөйләде.

Диларә Гыймранова
Диларә Гыймранова

Оренбурдагы эшчәнлеге турында Диләрә ханым шулай диде: “1906 елда аны Оренбурга чакыралар. Ул “Вакыт” гәзитендә эшли башлый. Бер елдан Закир һәм Шакир Рәмиевләр “Шура” журналын чыгара башлый. Аның баш мөхәррире Риза Фәхретдин була. Журнал ун ел нәшер ителә, шул чорда ул энциклопедик басма булып таныла. Аның тулы саннары бүген Финляндиядә генә саклана. Казан дәүләт университетының Лобачевский китапханәсендә дә берникадәр саннары бар, булганнарының битләре ертылып беткән.”

Диләрә Гыймранова Риза Фәхретдиннең Уфада казый, мөфти булып эшләве турында сөйләде. Чыгышын якташларының аның исемен мәңгеләштерү юлындагы эшләре, музей эшчәнлеге турында сөйләү белән тәмамлады.

Марсель Фархшатов
Марсель Фархшатов

Ризаэтдин Фәхретдиннең мирасы турында Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге галиме, тарих фәннәре кандидаты Марсель Фархшатов чыгыш ясады:

“Ризаэтдин Фәхретдиннең мирасы тау кебек зур. Аның иң зур өлеше Уфа шәһәрендә саклана. Ул Уфада 33 ел эшләгән, шуңа аның күп китаплары, кулъязма китаплары бездә саклана. Анда кырыктан артык том, күләме 11 меңнән дә артык бит. Алар арасында Ризаэтдин Фәхретдиннең басылган әсәрләре дә бар, әмма күбесе басылмый калган әсәрләр, аңа язылган хатлар, үзенең язган хатларының нөсхәләре бар. Бу мирас галимнең тормыш һәм хезмәтен өйрәнүдә зур нигез булып тора. Ул 20нче елларда китапларының кайбер өлешен Петербурдагы Шәрекъ институтына җибәрә. Шулай ук бик күп кулъязмалары архивларда саклана, чөнки аның басылмыйча калган әсәрләре дә бик күп. Аларны без җыеп, кайберсен тәрҗемә итеп, нөсхәләрен алып эшне дәвам итәбез.”

"Түгәрәк өстәл"дә ел саен "Ризаэтдин Фәхретдин укулары" уздыру кирәклеге билгеләнде, галимнең туган ягына сәфәр оештыру һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды.

Башкортстан диния нәзарәте рәисе урынбасары Айнур Арсланов чыгышында ике яклы багланышка зур бәя бирде.Татар һәм башкорт халыклары, республикалар бергә булганда зур эш башкарып булуын ассызыклады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG