Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камаллар Мәскәүгә җиде тамаша һәм тарихи күргәзмә алып килде


"Хуҗа Насретдин" спектаклендә катнашучылар
"Хуҗа Насретдин" спектаклендә катнашучылар

12-18 гыйнвар көннәрендә Мәскәүдә Галиәсгар Камал театры гастрольләре бара. Бер үк вакытта Бахрушин исемендәге театр музеенда "Игъланнарда һәм плакатларда татар театры тарихы" дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Гастрольләр 12 гыйнварда Нәкый Исәнбәт әсәренә нигезләнгән "Хуҗа Насретдин" пьесасы белән башланып китте. Мәскәүгә инде күп еллар дәвамында ике елга бер килгән Камал театры спектакльләрен Мәскәүнең Кече театрында оештыра. Быел алар тамашаларын шул театрның Зур Ордынка урамында урнашкан филиалында күрсәтәләр.

Театр Мәскәүгә җиде спектакль алып килгән. Алар арасында Мәскәүдә әле бер тапкыр да күрсәтелмәгән "Хуҗа Насретдин", балалар өчен Тукай әкиятләренә нигезләнеп язылган “Кәҗә, сарык һәм башкалар”, Илгиз Зәйниевнең “Көтәм сине”, Зөлфәт Хәкимнең “Ришвәттән бармы дәва?”, Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” дигән премьерасы бар. Ә менә “Мәхәббәт FM” пьесасы Мәскәүдә инде күрсәтелгән иде. Тамашачылар бик яратып караганга тагын алып килергә булганнар.

Күргәзмәдә
Күргәзмәдә

Гастрольләр кысасында Мәскәүнең Алексей Бахрушин исемендәге театр музеенда “Игъланнарда һәм плакатларда татар театры тарихы” дип исемләнгән күргәзмә дә ачылды. Сүз уңаенда шунысын да әйтергә кирәк, заманында бу музейны оештырып җибәргән Бахрушинның татар милләтеннән булуы да мәгълүм.

Күргәзмәне музей директоры Дмитрий Родионов ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында театр, аның тарихы турында җылы сүзләр әйтте.

"Бирегә куелган әсбаплар – белдерүләр, афиша, плакатлар гына түгел, алар – тарих. Алар театр, халык тарихы турында күп нәрсәләр сөйли. Әгәр дә инде без театр тарихы беренче белдерүдән башлана дип санасак та, ул бик үз дөреслеккә туры килмәс иде. Буш урында спектакль була дип белдерү чыгармыйлар бит. Димәк, ул белдерүгә кадәр дә театр яшәгән, әзерләнгәннәр, труппа тупланган. Бары тик шулардан соң гына язып була ул спектакль хакындагы белдерүләрне. Бу белдерүләрдә театр тарихы да, аның тамашачылары, халкы тарихы да тупланган”, диде ул.

Күргәзмәдәге тарихи белдерү-афишалар
Күргәзмәдәге тарихи белдерү-афишалар

Күргәзмә ачылышында катнашкан Татарстаның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин аны оештыру мөмкинлеге биргән музей җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

"Бу күргәзмәдә төрле елларда чыгарылган белдерүләр бар. Бу елларда илдә инкыйлаблар да, сугышлар да, ачлык та булган. Ләкин иң авыр елларда да театр яшәгән, чөнки халык театрга йөргән. Афишалар театр тарихы гына түгел, ул – халык, Татарстан тарихы да, ул безнең мәдәният тарихы, безнең традиция", диде ул.

Рауза Солтанова һәм Дмитрий Родионов
Рауза Солтанова һәм Дмитрий Родионов

Күргәзмәнең төп оештыручысы сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова күргәзмә һәм анда куелган тарихи әсбаплар турында тәфсилле аңлатма бирде.

"Казан федераль университеты архивларында да күптөрле белдерүләр саклана. Әлбәттә, аның күпчелеге театр архивында. Без бирегә бары тик 77 белдерү алып килдек. Ә алар 800дән артык. Бу күргәзмәнең иң гаҗәпләндергәне – бүгенге көнгә кадәр сакланган беренче белдерүнең булуы. Алар төшерелеп алынган белдерүләр түгел, алар – төп нөсхәләр. Ул вакытта ул белдерүләрне артистлар, пьеса авторлары үзләре язган, үзләре ясаган. Алар гарәп графикасының төрле язылышларын кулланып, бик оста эшләгәннәр.

"Җилкәнсезләр" спектакле афишасы
"Җилкәнсезләр" спектакле афишасы

Белдерү-афишаларның беренче авторы драматург Галиәсгар Камал булган. Алар 30-40 белдерүне барысын да аерым, кулдан язганнар. Белдерүләрдә аңламаган кешеләр өчен өстәмә рус телендә дә тәрҗемәләр бирелгән. Еллар узган саен белдерүләрнең стиле дә үзгәреп баруын күрәбез. 1920 елларда язылганнары бигрәк тә кызыклы.

Белдерүләрдә театрга керү бәяләре дә күрсәтелгән. Мәсәлән, узган гасыр башында 9 сумга бер ат алып булса, спектакльгә керү бәясе өч сум диелгән. Ә инде шәкертләр өчен 50 тиен дип күрсәтелгән. Ул вакытта спектакльләр 8әр сәгать дәвам иткән. Төнге өчләргә кадәр бара торган булган. Спектакль тәнәфесләре вакытында оркестр уйнаган һәм шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укыганнар. Алар арасында Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиевнең да булуы мәгълүм. Анда хәтта цирк артистлары да чыгыш ясаган. Тамашачы өчен театр яңа сәнгать булганга күрә, тәнәфес вакытында төрле өстәмә чыгышлар халыкны театрга җәлеп итүдә бер алым булып торган" дип сөйләде Рауза ханым.

Камал театры музее мөдире Луара Шакирҗанова
Камал театры музее мөдире Луара Шакирҗанова

Күргәзмә ачылышында шулай ук Камал театры музее мөдире Луара Шакирҗанова да чыгыш ясады һәм Лена Шагыйрьҗанның Камал театрының 110 еллыгына багышланган шигырен сөйләде. Күргәзмә ачылышына шулай ук “Зәңгәр шәл” спектакленнән яшь артистлар башкаруында җырлар да яңгырады.

Илфир Якупов (с) һәм Дмитрий Родионов
Илфир Якупов (с) һәм Дмитрий Родионов

Күргәзмә ачылышы алдыннан театр директоры Илфир Якупов белән очрашу форсаты да чыкты. Ул Азатлыкка гастрольләр һәм күргәзмә турында өстәмә мәгълүмат билде.

"Бу безнең Мәскәүдәге гадәти гастрольләр. Беренче спектакльне халык бик җылы кабул итте. Спектакльдән соң тамашачының артистларны көтеп торып, алар белән аралашуы, җылы сүзләре, рәхмәтләре күңелне күтәрә, тагы да Мәскәүгә, үзебезнең тамашачыга килергә мөмкинлек булачагына өмет уята. Ә менә белдерү-афишалар күргәзмәсе безнең аерым бер горурлык. Биредә 1906 елның 22 декабрендә “Кызганыч бала” спектакле турындагы белдерү бар. Ул – татар театрының тарихын башлаучы беренче адым. Шул датадан санап карасак, менә театрыбызга 110 ел дип әйтәбез.

Балалар өчен куелган спектакльдә
Балалар өчен куелган спектакльдә

Хәзер инде 111нче сезонны башладык. Белдерүләрдә күренгәнчә, биредә гарәп, латин кирилл графикасында язылган белдерүләр белән танышырга була. Татар театрының нинди киртәләр узганын, нинди тарих белән яшәгәнен без афишалар-белдерүләр аша күрсәтергә уйладык. Алар – документлар. Безнең театр тарихы да шуларга карап билгеләнә. Бу тарихны яшереп Казанда гына яткырасы килми. Шуңа күрә бирегә алып килдек. Без аларны бик зур хәзинә дип саныйбыз. Әле менә Бахрушин музее директоры Дмитрий Родионов кайбер афишаларны карап алды да: ”Кайбер белдерүләр бик искергән икән. Безнең музейда без аларны реставрацияли алабыз”, диде. Шул эшләр турында да сөйләшүләр алып барачакбыз. Аларның барысын да киләчәккә дә саклап калырга кирәк бит. Бахрушин музеенда узган бу күргәзмә милли театрлар арасында әле беренчесе. Биредә моңа тиң булган бер генә күргәзмә дә узмаган. Халык күргәзмәгә дә күп килгән. Бүген рәсми ачылышы, ә күргәзмә 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк" диде Илфир Якупов.

Олы яшьтәге тамашачылар Сания апа белән Әнвәр Акчуриннар "спектакльләрнең берсен дә калдырмый карыйбыз" диләр
Олы яшьтәге тамашачылар Сания апа белән Әнвәр Акчуриннар "спектакльләрнең берсен дә калдырмый карыйбыз" диләр

Спектакль турында театр артисты Илдар Хәйруллиннан: "Сезгә тамашачыларның спектакльне ничек кабул итүләре ошыймы? Кирәкле урында көлеп, кирәкле урында кул чабулары сез көткәнчәме, әллә Мәскәү тамашачысы башкачарак кабул итәме?" дип сорадык.

"Мәскәү тамашачысы – затлы, зәвыклы тамашачы. Театрны белә торган тамашачы. Бик аңлап, җылы кабул итәләр. Чынлап та, тамаша залының реакциясе артист өчен зур нәрсә. Алар хәтта без уйламаган, без сизеп бетермәгән ишарәләрне дә яхшы аңлыйлар.

Мәскәүгә килгән саен киләсе килә. Ул – бәйрәм дә, шул ук вакытта имтихан да. Без биредә үзебезнең шәхси дусларны гына түгел, театрга гашыйк булган аның эшенә мөкиббән киткән дуслар белән дә очрашабыз", диде Илдар Хәйруллин.

Тамаша залында ишәк
Тамаша залында ишәк

Гастрольләрнең беренче көнендә тамашачы бик күп килгән иде. Спектакльне бик яратып карадылар. Бигрәк тә тамаша залы аша Хуҗа Насретдин белән бергә үткән тере ишәк күпләрдә кызыксыну уятты, халык аларны кул чабып каршы алды. Шул ук вакытта тамашачылар арасында: “Нигә инде ул малны алып килгәннәр, ике тапкыр күрсәтер өчен бутафория ишәге дә яраган булыр иде, кырыебыздан узды, ләкин спектакль беткәнче ишәк исе борыныбызда торды”, диючеләр дә булды.

Мәскәү тамашачысы аяк өсте торып алкышлады
Мәскәү тамашачысы аяк өсте торып алкышлады

Кайберләре: “Бик тиз сөйләшәләр, сүзләре аңлашылып бетми. Дикция дигән нәрсә җитешеп бетми безнең артистларда”, дип тәнкыйтьләп тә алдылар.

Ләкин ничек кенә булмасын, тамаша залы халык белән тулы. Ә менә "Галиябану"га бер генә билет та калмады диделәр. 14 гыйнвар, шимбә көнне балалар өчен булган спектакльдә дә тамаша залы тулы иде. Әлбәттә, күпчелек тәрҗемә колакчыннары алган, ләкин зурлар өчен булган тамашаларда күпчелек колакчыннардан баш тарткан. Димәк, Мәскәү тамашачысы аңлап карый, телен әле онытмаган.

XS
SM
MD
LG